Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җаваплылык кемдә?

Баласы өчен кызарырга туры килгән әти-әниләр турында еш язабыз. Ни кызганыч, хәзер әти-әнисе өчен оялырга туры килгән балаларның да саны бихисап.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә мондый вакыйгалар белән еш очрашырга туры килә. Баласы тәрбиясе турында уйламый, аракы кулланып еш кына тавыш чыгарган Балтачтан Ф., Субаштан И. әфәнделәр янәшәсендә Бөрбаштан Д., Нормадан П һәм А., Урта Көшкәттән М., Чепьядан К. ханымнарның бала язмышы турында кайгыртасы урынга аракы белән күңелен күтәреп, берничә тәүлек югалып торулары башка сыймаслык хәл. Кемдер бала сөюдән мәхрүм булып, гомер буе әни булу бәхетен көтеп яшәгәндә, бу адәм актыклары булганның кадерен белми, бала язмышына төкереп карый.
Бала тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән һәм салгалаган, өйдә булган тәртипсезлек өчен комиссиянең даими «кунагы» булган П ханым инде үз артыннан балаларын да бирегә алып килә башлады. Олы улы И. балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторларга эчкән килеш эләгә. Үзе генә упкынга тәгәрәве җитмәгән, инде балаларын да шул юлга бастыручы ананы (хәтта алай дип әйтергә тел әйләнми - Г.Г.) җир ничек күтәреп тора? Авыр, хәтта чишелеш табып булмый торган хәлләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балалар язмышы белән күзгә-күз очрашкач, җаваплылык кемдә дигән сорауга җавап эзлисең. Ни кызганыч, әмма таба гына алмыйсың.
Рәсемдә: аянычлы язмышларны хәл иткәндә иң зур җаваплылыкны үз өсләренә алган комиссия әгъзаларын чираттагы утырыш вакытында күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250