Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Автокресло — зур бүләк

3 ноябрьдән Бөтенрәсәй күләмендә пассажир балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән киң масштаблы социаль кампания башланды. Ул 16 декабрьгә кадәр бара.

Балалар юл хәрәкәтендә иң яклаучысыз катнашучылар. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты да бик аз әле. Әгәр алар юл-транспорт фаҗигасенә тарыган икән, моңа барыннан да бигрәк, өлкәннәр гаепле. Быел Рәсәй юлларында 700дән артык, ә Татарстанда 23 бала үлде. Соңгысында 13е пассажирлар иде. Әле дә ярый районыбызда мондый үлем очраклары булмады. Шулай да сөенергә ашыкмыйк. Быел 10 айда машинада креслосыз балалар йөрткән өчен район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары тарафыннан 325 протокол төзелде. Моның өчен РФ административ тәртип бозулар турындагы Кодексының (КоАП) 12.23 маддәсенең 1нче өлешендә 500 сум штраф каралган. Куркынычсызлык каешларын эләктермичә пассажир йөрткән өчен дә штраф күләме шулкадәр.
Балалар машинада тик кенә утыра белми, гел хәрәкәттә. Шуңа күрә, 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслода йөртү мәҗбүри. Әле һаман да шуны аңламаган ата-аналарны ваемсызлар дип бәреп әйтергә җөрьәт итәм. Онытмагыз! Бала тугач алына һәм аның иминлеген тәэмин итә торган иң зур бүләкләрнең берсе - автокресло.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250