Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Аяк тибеп эчәләр

Исерек шофер юлда бер бәла, хәсрәт инде ул. Үз тормышын куркыныч астына кую белән беррәттән, әле башкаларга да зыян салырга мөмкин.

Әнә шуңа күрә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең рейдлары вакытында машина йөртүчеләрнең алкоголь куллану-кулланмавын тикшерүгә аеруча зур игътибар бирәләр. Һәм гөнаһ өстендә тотылганнарның эшен чара күрү өчен безгә, судка китерәләр. Ә без закон буенча җәза билгелибез.
Законда андыйларга карата бернинди ташлама, рәхим-шәфкать күрсәтү каралмаган. Беренче тапкырын «ялгышып» кына эчкән хәлдә машина белән юлга чыксаң да, иң кечкенә җәза - 30 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәсең.
Менә әле сентябрь аенда гына Арбаштан Г.Х.га эчеп руль артына утырган өчен шундый минималь җәза бирелде. Бер тапкыр шушындый җәза алганнар срокларын тутырып праваларын кабат алгач, аракы эчеп машина белән башка мәңге юлга чыкмый билгеле.
Әмма барысы да түгел. «Әй, миңа берни булмас, гаишниклар эләктермәс әле» дип ваемсызланып йөрүчеләр дә очрап тора. Сентябрь аенда Кече Лызидан А.М. эшен карадык. Эчкән хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен бер тапкыр килеп капкан иде инде ул. Инде менә тагын суд каршында басып тора. Туйдан соң хисләнеп киткәнме, машина белән юлга чыгу нигә кирәк булды икән?! 50 мең сум штраф түләргә һәм 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән бик чыгымлы туй булып исендә калыр инде бу көннәр.
Иске Салавычтан И.Х. да эчеп алса, диңгез тубыктан. Эчкән килеш руль артына утырган өчен кабаттан килеп каба. Һәм ничек итеп диген. Балтачның үзәк урамында бердәнбер светофорың кызыл утына туктап тормыйча үтеп китеп.
Яшел янганын көтеп шунда торган ГАИ машинасын да күрми. Һәм билгеле инде, инспекторлар светофорның яшен уты янгач, тәртип бозучыны куып җитеп туктаталар. «Туган көн юып кайтыш иде» ди Х. авыз эчендә ботка пешереп. Ул да бу туган көнне мәңге онытмас инде. Өч елга праваңнан мәхрүм кал, өстәп 50 мең сум штраф та түлә әле син.
Хәер, исерек килеш рульгә утырган өчен җәзаларның кырыслануына кайберәүләрнең исләре дә китми. Аяк тибеп эчәләр дә, рәхәтләнеп машина белән юлга «маҗара» эзләргә чыгып китәләр. Алар өчен 30 мең, 50 мең сум акчамыни ул. Машинаңны сатасың да, түлисең, әле җырлап тагын эчәргә дә кала.
Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА
1 нче номерлы суд участогының
җәмәгатьчелек судьясы
Фото: http://news.ykt.ru/article/19886

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250