Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Айфон урынына ...тавык паштеты

Товар бәясе берничә тапкырга арзан булуы заказчыны шиккә салмаган.

(Казан, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Бер әлмәтле социаль челтәрдә 4,8 мең сумга гына яңа iPhone 5s сатучыга тап була.

Аның бәясе базар бәясеннән берничә тапкыр арзан булуы да әлеге ирне шикләндерми. Ул сатучы белән элемтәгә керә һәм, айфон бәясенә тагын 600 сум почта чыгымнарын түләгәннән соң, өендә посылка көтеп утыра. Посылканы ала алуын,ә анда көтелгән айфон урынына... тавык паштеты килеп чыга.

Шуннан соң ир сатучы белән кабат элемтәгә керергә омтылып карый. Әмма телефонны да алмыйлар, социаль челтәрдәге төркем дә ябыла. Үзенең мошенниклар корбаны булуын чамалаган әлмәтле полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. 5 мең сумнан артык бәягә төшкән паштет тәмле булгандырмы, юкмы - анысы турында бер сүз дә юк, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/

Фото: http://iphoneistanbul.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250