Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бакча мөдире баланы кара яндырганчы кыйнаган…

Бала туу шатлыгыннан соң ук, әти-әниләр каршына бер кочак проблемасы да килеп баса. Бакчага урнаштырасы, түгәрәкләргә йөртәсе, тәрбияче белән уртак тел табасы, җитәкчелеккә ярыйсы бар. Соңгылары бигрәк тә үзәккә үтә.

Башкортстанның Иглин районы Турбаслы авылы балалар бакчасы мөдире Гөлнур Вәлиева белән Нәркәс Кадырбаева арасыннан да кара мәче үткән, әнә. Нәркәс ханым Гөлнур Вәлиеваны 5 яшьлек улы Ильясны кыйнауда гаепли.

"Улымның тәнендә кара янган эзләр бихисап"
- 25 гыйнвар көнне булды бу хәл, - дип сөйли Нәркәс ханым. - Мин бу көнне кечкенә улым белән Уфага, дарулар алырга киттек. Озак та үтми, миңа бакча мөдире шалтырата башлады. "Ильяс тыңламый, кычкыра, тибенә, улыгызны алып китегез", - диде. Ирем аны сәгать кичке бишенче киткәч барып алган. Улым өйгә керергә, чишенергә теләмәгән. Әтисе шуннан соң аннан ни булганын төпченә башлаган. Улым исә шул вакытта гына башы авыртуын, үзен кыйнауларын әйткән. Дөрестән дә, аның тәнендә тырналган һәм кара янган эзләр бихисап. Стресс тәэсирендә тән температурасы да күтәрелде. Ирем миңа боларны шундук шалтыратып әйтте һәм полициягә хәбәр иткән.

Икенче көнне гаҗизлектән аптыраган әти-әни улларының кыйналган урыннарын фотога төшерә. Шуннан соң алар судмедэкспертизага да сугыла, әмма аларны урынында тота алмыйлар: урыннарга чыгып эшли торган көн була ул. Шулай итеп, баланы судмедэкспертиза хезмәткәрләре кыйналуның өченче көнендә генә күрә.
"Тыңламасаң, караңгы почмакка бастырам"
Соңрак шушы бакчада эшләүче башка хезмәткәр Нәркәскә әлеге күңелсез хәлнең ничек килеп чыгуын да сөйләгән, имеш. Нәркәс ханым сүзләренчә, вакыйга болайрак булган:

- Улымны урамнан алып керә алмаганнар. Ул әле уйнап туймаган була. Бинага аны тәрбияче өстерәп диярлек кергән. Иптәшләренә кушылгач та тынычланмаган. Тәрбияче аны чишенү бүлмәсенә алып чыгып, аңлату эшләре башлаган. Әмма улым карышкан, "Әнине сагындым" дип елый башлаган. Шулвакытта бакча мөдире чыгып, улыма кул күтәргән, аны идәнгә алып бәргән. Ильяс маңгае белән бетон идәнгә килеп төшкән. Шуннан соң кечерәк төркемнең тәрбияче ярдәмчесе улымны ярты сәгать буе тынычландырып утырган. Бу хәл унлап баланың күз алдында булган. Берникадәр вакыттан соң бакча мөдире тагын: "Нәрсә, тынычландыңмы? Тыңламасаң, аяк-кулларыңны бәйләп, караңгы почмакка бастырам", - дип янаган. Бу нинди тәрбия ысулы? - дип шакката Нәркәс ханым.
Аның сүзләренчә, Ильяс бу хәлләрдән соң шактый куркып калган. Хәзер мультик та карамый, төннәрен исә куркып, кычкырып уяна икән.
-Невропатологка күренмичә булмый инде. Улым әлегә өйдә генә, бакчага аягы тартмый, - ди ул.
Һәр кеше дөреслек юрганын үзенә таба тарта дигәндәй, Нәркәс ханымның үзен гаепләүчеләр бар. Имеш, ул күгәргән урыннарны иннек белән үзе ясаган. Әни кешенең сүзләре дөрес булса, аңа телен тешләп утырсын өчен акча да тәкъдим иткәннәр. Баш тарткач, яный башлаганнар. Ул баласының сау-сәламәт икәнен, хроник авырулары булмавын әйтә.
Бу хәлнең беренче тапкыр гына күзәтелмәвен дә искәртеп узды ул. Инде көзен үк бакчадан иренен ярып кайткан була Ильяс. Аны тектерергә туры килгән. Тәрбияче исә бу очракны үзенең игътибары җитмәү белән аңлаткан. Бүген Кадыйрбаевлар экспертиза нәтиҗәсен көтә. Шул белешмә белән исә алар судка мөрәҗәгать итәргә уйлый.
Таяк ике башлы булган кебек, бу очракта да гаеп атта да, тәртәдә дә булырга мөмкин. Тик гаеплеләрне ачыклау безнең вазыйфага керми, анысын тикшерүчеләргә калдырыйк. Әмма булып узган хәлләргә икенче якның да ныклы фикере бар.
"Аны көне буе тынычландырып булмады"
Гөлнур Вәлиева Башкортстан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаган. 2015 елда М. Акмулла исемендәге педагогика университетында белемен дә күтәргән. Бакчада 2014 елдан бирле тәрбияче булып эшли. Узган ел мөдир декрет ялына киткәч, аның урынына мөдир вазыйфаларын башкаручы булып калган.
- Ильясны әтисе бакчадан алып киткәндә, аның бер генә кара янган урыны юк иде. Ильяс көн буе тәрбиячеләрне дә, мине дә тыңламады. Аның кирелеген башка балалар да, хезмәткәрләр дә күрде. Әтисе улын кичке 4ләр тирәсендә алып китте. Ә бары тик 4 сәгать узгач, 8ләрдә генә "әле генә кара янган урыннар күреп", миңа шалтыратып, тавыш кубарды.
Гөлнур Вәлиева әлеге тынгысыз көнне сәгате-минуты белән хәтерли. Аның сүзләренчә, ул иртән кабинетында эшләп утырган. Балалар урамга чыгарга җыена башлагач, Ильяс Кадыйрбаев киенергә теләмәгән, кычкырган, киреләнгән. Тәрбиясе ярдәмчесе аны тынычлындырырга маташкан, киендереп урамга алып чыккан һәм тәрбиячегә тапшырган. Саф һава сәгате беткәч исә, тәрбияче уктай атылып мөдир бүлмәсенә керә. "Ильясны алып керә алмыйм" дип зарлана ул. Уйнаганда да иптәшләрен кыерсыткан икән. Шуңа күрә аңа тәрбияче кисәтү ясаган, ә биш яшьлек малай исә, протест йөзеннән, бакчага керүдән баш тарткан. Тәрбияче тыңлата алмаган малай белән үзе сөйләшергә булган ул.
- Ун минут буе Ильяс каршына басып, садикка керергә үгетләдем, - ди ул. - Әмма селкенмәде дә. Шуннан соң әнисенә шалтыраттым. Тик ул трубкасын алмады. Соңрак Ильясны әтисе янына, авыл җирлеге бинасына илтеп куярга тәкъдим иттем. Ул кырт кисте. Янәсе, өйгә генә кайтасы килә.
Сабырлык касәсе тулып ташый башлаган мөдир, балага: "Алайса әтиеңне үзем чакырам" дигән сүз ычкындыруы була, малай елый-елый бакчаның арткы ягына йөгереп китә. Шуннан соң ул баланы тәрбиячегә калдырып, киенергә дип кереп китә. Соңрак мөдир бүлмәсенә тәрбияче Ильяс белән бергә керә. Тәрбияче тагын аны тыңлата алмаудан зарлана.
- Әтисенә шалтыратырга дип телефонны кулыма алдым. Әмма кире уйладым. Чөнки ул барыбер безне гаепләп калдыра иде. Янәсе, без баланы тынычландыра белмибез. Чөнки бу инде беренче очрак кына түгел. Тәрбияче Ильясны бүлмәдән алып чыгып китте.
"Сиңа каеш эләгәчәк"
Төш вакыты якынлашканда Ильяс инде шактый тынычланган була. Мөдир бүлмәгә күз салганда, ул эскәмиядә уйнап утырган. Бу вакытта ул үз эшләре белән чыгып китәргә тиеш була, әмма өлгерми кала. Бүлмәдән килгән тавышка йөгереп керә ул. Аны исә мондый картина каршы ала: тәрбияче Ильяс каршына тезләнеп, аның кулларын тоткан да тынычландырмакчы була. Баксаң, малайга ризык ошамаган һәм ул яшьтәшләренә уенчыклар ата башлаган. Кулына зур машинаны алгач, тәрбияченең каршы төшми чарасы калмаган.
- Ильяс үз-үзен белештермичә бәргәләнде, кычкырды , - ди Гөлнур Вәлиева. - Тәрбияче ычкындыргач исә, йөгереп киенү-чишенү бүлмәсенә кереп китте. "Мин өйгә кайтам" дип сөрән салды. Шуннан соң әтисенә шалтыратырга туры килде. Ул исә, эше беткәч, баланы килеп алачагын әйтте. Әтисе килгәнче Ильяс матур гына уйнап утырды. Ул килгәч балалар аңа Ильястан зарлана башладылар. Әти кеше: "Син нәрсә мине оялтасың? Менә, өйгә кайтуга каеш эләгә сиңа" - диде. Бу сүзләрне балалар, тәрбияче һәм мин ишеттек. Ильясның беркайчан да әти-әнисенә кайтып зарланганы булмады. Әмма хезмәткәрләремә дә ышанам: алар балаларга тырнак очы белән дә чиертми. Дөрес, Ильясны әти-әнисе артык ярата, "балуют". Әмма малайны берәү дә кыйнамаган. Бу фотошоп кынадыр.

Нәркәс ханымның "Нәкъ менә мөдир баланы кыйный башлаган, аны идәнгә алып бәргән, караңгы почмакка бастырам" дигән янау сүзләрен кире кага мөдир.
- Балалардан сорашыгыз. Моны берәү дә расламаячак. Бездә бит барысын да аңлый торган мәктәпкә барачак балалар да бар", - ди ул.
Кызганыч, бакча тирәсенә күзәтү камералары куелмаган. Бу исә хокук саклау органнарына бик тә ярдәм итәр иде. Бу вакыйгага дөрес нәтиҗә чыгарылуын телибез. Әгәр гаеп мөдирдә икән, ул үз җәзасын алырга тиеш. Әгәр инде артык иркә бала, кирелеге аркасында бакча апаларын пычратса - монысы кызганыч күренеш. Баласын яклау максатыннан, әти-әнинең ялган юлына басуы исә тагын да зуррак мәгънәсезлек.
Чулпан ШАКИРОВА.
intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250