Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала хакы — изге бурыч

Бүгенге көндә алимент йөкләмәләрен үтәмәүче 125 кеше суд приставлары хезмәте каршында җавап тота. Шулардан 38е алиментны үз вакытында түләп бара, ә калганнары белән даими катгый эш алып барырга туры килә. Ел дәверендә шуларның җидесен җинаять җаваплылыгына тартырга туры килде, 29 намуссыз алиментчыга административ чара күрелде, 73е чит илләргә чыгу мөмкинчелегеннән...

Иң зур проблемаларның берсе алимент түләүчеләрнең даими эш урыннары булмау яки бөтенләй эшләргә теләмәүләре. Шундыйларның берсе Чепья авылында яшәүче Сергей Григорьев. Гыйбрәти хәл: менә инде 6 ел дәвамында үзенең газиз баласына алимент түләмәү генә түгел, аны күргәне дә, аның тормышы турында кызыксынганы да юк. Шуның өчен С.Григорьев Җинаять кодексының 157нче маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылды һәм суд аны 6 айга мәҗбүри эшкә хөкем итте.
Кызганычка каршы, алимент түләмәүчеләр арасында әтиләр генә түгел, әниләр дә бар. Аларның саны 13кә җитә.
Җәйге каникуллар үтеп, уку вакыты да җитте. Ә балаларга уку-кирәк яраклары, өс киеме кирәк. Иң мөһиме бала ата-ана игътибарына, назына, ярдәменә мохтаҗ. Картаймыш көнегездә газизегез сезгә терәк һәм таяныч булсын дисәгез, үзегезнең ата-ана бурычыгызны намус белән үтәргә тиешлегегезне онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250