Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бала язмышы куркыныч астында

Балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе утырышына килгән бер ана: "Кайтарыгыз, минем балаларымны, зинһар өчен?.." дип күз яшьләре аша ялварып сорады.

Янәшәсендә торган ире - балаларының атасы да: "Башка бу юлга басмабыз дип, сүз бирәбез, аларны балалар йортына җибәртерлек хәлгә килгәнче эчтек бит. Хәзер безгә оят инде, соңлап булса да, аңладык. Баларыбызны мәңгелеккә югалта яздык. Бу безгә зур сабак булды", диде. Үзәкләрне өзгеч, тыныч кына кабул итеп булмастай күренеш иде бу...
Күз карасыдай, газиз балаларны хәмергә алмаштырырга мөмкин булуны берни белән дә аңлатып булмый. Эчкечелек чире аркасында әлеге ата-ана 3 баласыннан мәхрүм калырга мөмкин иде. Дәвалану курслары үтеп кайткач, йорт-җирләрен тәртипләү теләге туган, кешечә яшәргә сүз биреп, иң мөһиме балалар йортына тәрбиягә бирелгән балаларын үз яннарына кайтартып, бербөтен гаилә булып яшәргә уйлаганнар.
Комиссия членнары килешкәннән соң, шулай да ике төрле фикер туды аларда: бер ише гаилә яклы булса, икенче өлеше "Туктагыз, ашыгып адым ясап, балалар күңелен тагын бер кат җәзаламабызмы соң?!" диештеләр алар. Ахырда балаларны кайтартырга булдылар. Тик алар һәрдаим тикшерү астында булачаклар. "Без көннең теләсә нинди вакытында килеп керергә мөмкинбез, балаларга тиешле тәрбия бирүегез, үзегезнең һәрвакыт аек хәлдә булуыгыз таләп ителәчәк", дип искәрттеләр белгечләр.
Шулай ук баларына ана назын һәм тәрбиясен бирмәгән К авылыннан Г. да ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин булуы турында әйтелде. Кызганыч, эчкече, яшь әни комиссия утырышына килүне кирәк санамаган булып чыкты. Тик комиссия членнары очрашуны кичектереп тормадылар: бәла-каза чыкканчы дип, Г. яшәгән йортка киттеләр. Шул ук авылдан килгән тагын бер яшь гаиләнең дә ызгыш чыгуга сәбәпчесе - хәмер. Берсеннән-берсе кечкенә балалары булган яшь ир исерек хәлдә гайрәт чәчеп, хатынын кимсеткән. Ахыр чиктә түзәр әмәле калмагач, хатыны район эчке эшләр бүлегенә хәбәр биргән. Беркетмә төзелеп, җаваплылыкка тартылган.
Фото: http://www.nord-news.ru/news/2015/04/17/?newsid=72669

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250