Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар эшли, килешү төзелми, - ди район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин

Балигъ булмаган балалар эше буенча комиссия район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллинның быелгы җәйге чорда балигъ булмаган балаларны вакытлыча эшкә урнаштыру турындагы отчетын тыңлады.

- Безгә быел барлыгы 300 баланы вакытлыча эшкә урнаштыру мөмкинлеге бирелде, бу максатка хөкүмәт тарафыннан 367 мең 200 сум акча күчерелде, - дип сөйләде Зиннур Зиннәтович. - Без үз чиратыбызда яз башында ук барлык оешма-хуҗалыкларга шалтыратып, үзара килешүләр төзергә кирәклек турында аңлаттык. Башка елларда шулай эшләүчеләр быел да, барысы да, авырсынмыйча, бу эшне башкардылар.
Тукай исемендәге, "Яңа тормыш", "Дуслык", "Игенче", "Сосна" хуҗалыклары 14-40 балага дип килешү төзеде. Бу күрсәткеч "Кама"да - 6, "Сорнай"да -4, "Агрохимсервис"та- 14, кирпеч заводында - 73. Бүгенгә безнең бүленгән килешүләрнең 78е файдаланмаган. Юкса, аны өстәмә дә сорап алырга була.
Килешү төзү нигә кирәк соң диючеләргә, бердән, барысы да канун нигезендә рәсмиләштерелә, икенчедән, хезмәт куркынычсызлыгы шулай ук законлаштырыла, өченчедән, һәр балага хезмәт хакыннан тыш 1275 сум акча өстәп бирелә - бу сумма баланың исәп-хисап счетына күчерелә.
Без файдаланылмый калган килешүләрне ел да "Сорнай" хуҗалыгы белән мәктәп укучылары бәрәңге чүпләгән чорда рәсмиләштереп бетерәбез. Менә шуңа күрә дә алар башка мәктәп укучыларыннан күбрәк акча ала булып чыга. Әмма хуҗалыклар нигәдер бу мөмкинлекне файдаланырга теләми. Бүген, мәсәлән, аларның барысында да балалар эшли. Кызганычка, унар-унсигезешәр бала эшләгән хуҗалыклар да килешү төзергә авырсына, үзләренә зур җаваплылык ала, өстәвенә бала да 1275 сум акча югалта.
-Балалар өчен бу кечкенә акча түгел, эш белән тәэмин итүен оештыргач, җитәкчеләр рәсмиләштерүне генә авырсынырга тиеш түгел, бәлки күнегү-ияләшү генә җитмидер, кабат-кабат аңлатырга, исләренә төшерергә кирәк, - диде комиссия җитәкчесе Наил Сабирҗанов.
Фото: http://zapad24.ru/news/bogotol/page/55/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250