Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар хакын онытмыйк

Үз балаларын тәрбияләүдән баш тартып, качып йөрүче әти-әниләрне эзләтү суд приставлары хезмәтенең бер өлеше.

Гәрчә алимент эшләренең күләме барлык эшләрнең 3 %ыннан кимерәк булса да, бу юнәлештә эшләү - безнең төп бурыч булып тора. 2017 ел башында шундый 556 алимент түләтү эше бар иде. Эш дәверендә шуларның 195е үтәтелеп бетерелде. Бүгенге көндә 361 алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән аяусыз көрәш бара. Шундыйларның 137сенең автомашина белән йөрү хокуклары чикләнелде. 249 алиментчының чит илгә чыгу мөмкинчелеге вакытлыча туктатылды. 18 транспорт чарасына, күп кенә мал мөлкәткә һәм банк счетларына арест салынды. 16 сансыз түләмәүче административ чарага тартылды, 12сенә җинаять эше кузгатылды. Шундыйларның берсе - Мотыйгуллин Эдуард Мансурович, ул озак кына алимент түләүдән качып йөргән иде, ниһаять, 25 май көнне полиция хезмәткәрләре белән берлектә тоткарланып, административ чарага тартылды.

Мондый эзләтүләр, чикләүләр һәм чара күрүләр ваемсыз ата-аналарга карата суд приставлары тарафаннан даими башкарылып торыла.

Элеккеге хатыныгыз яки ирегез белән нинди мөнәсәбәттә булсагыз да, бала хакын онытмагыз.

Балалар хакының изгелеген һәрберебез белеп яшәсәк иде.

Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы хезмәткәре А.В. Таҗетдинова
Фото: ipya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250