Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балалар иминлеге кулларыбызда!

Балалар һәрберебезнең яшәү мәгънәсе булып тора. Аларга нәрсәнедер алырга җәлләп, аннары үкенерлек булмасын иде. Бу бигрәк тә сабыйларыбызны машинада утыртып йөртә торган махсус креслоларга кагыла.

Кресло ул балага җайлаштырып ясалган җиһаз гына түгел, ә әти-әнинең тынычлыгы да. Аның һәрбер яшьтәге һәм үлчәүдәге балалар өчен махсус эшләнгәннәре бар. Машинада сабый креслода килеш тә утырып кына түгел, хәтта йоклап та бара ала. Балтач ЮХИДИ бүлеге китергән саннарга күз салсак, быелның 11 аенда гына да республикабызда 569 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 25 баланың гомере өзелгән. Күпчелегендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү, ягъни махсус автокресло булмау һәм әлеге җайланма була торып та, баланы иминлек каешы белән эләктермәү бәхетсезлеккә сәбәп булып тора. Әлеге әти-әниләр урынында һәркайсыбыз була ала, ә алар тәҗрибәсеннән чыгып ул хаталарны кабатламасак, газизләребезне сау-сәламәт килеш көндәлек күрәчәкбез. Иң мөһиме шуны аңларга тиешбез: машинада йөргәндә һәрберебезнең иминлеген саклау үзебез өчен кирәк, ә ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен түгел. Чөнки кәгазьдә һәрберебез сан гына булып күренәбез, ә чынлыкта без кемнеңдер баласы, әти һәм әнисе яки бик якын туганы.
Юл йөрү кагыйдәсенең 22.9нчы пунктында әйтелгәнчә, 12 яшькәчә балалар машинада махсус автокреслоларда йөрергә тиеш. Моны үтәмәгән очракта штраф 3000 сумны тәшкил итәчәк. Бүгенге көндә кайбер шоферлар җаваплылыктан качу өчен иминлек каешына беркетелә торган адаптерлар (ул өчпочмак формасындагы төймәле яки кнопкалы чүпрәк әйбер) кулланалар. Мондый экономияләүләр зур фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. ГОСТ буенча адаптер балалар иминлеген саклаучылар рәтенә керми. Ә ул исәпкә бары махсус җайланма: автокресло һәм бустер - аркалы яки аркасыз иминлек каешлары беркетелмәгән утыргыч (сиденье) керә. Алар һәркайсы сертификация үтә һәм махсус сынаулар уза һәм крэш-тестларны уңышлы үткән очракта, Европа стандартларына туры килүче билге алалар. Район ЮХИДИ бүлегенә булган берничә соравыбызга аның җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин җавап бирде.
- Зур гәүдәле балаларны аларга яраклы автокресло тапмаганда ничек йөртергә?
- Бу очракта бустер кулланырга киңәш ителә. Ләкин ул машинаның бары арткы утыргычына гына беркетелгән булырга тиеш.
- Машинада барганда әти яки әни генә булган очракта баланы автокресло белән алгы утыргычка утыртырга мөмкинме?
- Автокресло белән утыртсаң ярый, ләкин акрын тизлек сайлаган очракта гына. Ләкин бу бик куркыныч булуны һәрбер шофер аңларга тиеш, чөнки иномаркалар юл-транспорт һәлакәтенә очраганда аларның куркынычсызлык мендәрләре чыга һәм ул баланы кысып куя. Шуңа да иномаркаларда сабыегызны алга утыртырга уйласагыз, автокреслосын арты тәрәзәгә карап торырлык итеп урнаштырыгыз.
Балигъ булмаган балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре кагыйдә буларак каникуллар чорында еш була. Бу балаларның күпчелек буш вакытларын урамда үткәрү белән аңлатыла. Шулай ук алар машина юлларына якын җирдә уйнап, куркынычлыкны бигрәк тә арттыралар. Бу беренче чиратта кышкы чорга кагыла. Машина йөртүчеләр кисәк кенә балаларның килеп чыгарга мөмкин булуларын һәрчак исләрендә тотарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250