Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балигъ булмаган балалар эшләре буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

Утырышка даими эчүчелек белән шөгыльләнүче әти-әниләр чакырылган иде.

Икешәр-өчәр бала үстерүче гаилә башлыкларының, бигрәк тә әниләрнең балигъ булмаган балаларын онытып, эш ташлап, эчүчелек белән шөгыльләнүе беркемне дә битараф калдыра алмый. Комиссия җитәкчесе Наил Нургаяз улы Сабирҗанов һәм комиссия членнары аларга сүзләрнең иң үтемлесен җиткерергә, күңелләрендә ата-ана хисе, җаваплылык уятырга тырышты. "Биредә башка очрашмасак иде", - дигән теләк белән, аларга төзәлергә вакыт биреп, соңгы кисәтү ясадылар, кемгәдер штраф салдылар, кемнедер вакытлыча учетка бастырдылар, ведомство контроленә алдылар. Штраф акчасының да шул ук балалар өлеше икәнен күздә тотып, минималь җәза бирергә тырыштылар.
Икенче көн тәртибендә сигнал карталары белән тиешенчә эш оештыру мәсьәләсе күтәрелде. "Чагыштырмача яңа эш алымы булса да, республикада аны ныклы контрольгә алдылар. Бездә әле эчке эшләр бүлеге һәм социаль яклау бүлеге коллективлары гына бу эшне башлап җибәрде. Башкаларга да, сан артыннан кумый гына, һәр очракка индивидуаль якын килеп эш башларга вакыт", - диде Н.Сабирҗанов. Сигнал карталары дигәндә сүз исерек, беркайда да эшләмәүче, гаиләсенә зыян салучы өлкәннәрдән зыян күрүче балаларны, эш зурга киткәнче, бакчаларда, мәктәпләрдә үк ачыклап, ярдәм оештыру, профилактик чаралар күрү хакында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250