Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач дебатлар үтте (+фоторепортаж)

Балтач урта мәктәбендә “Президент кичләре. Дебатлар” дигән чара булып узды.

Балтач урта мәктәбе елның-елында хокук айлыгы кысаларында төрле чаралар уздыра. Быел исә алар тагын да зур яңалык кертеп, “Хыял” үзәге хезмәткәрләре белән берлектә  “Президент кичләре. Дебатлар”  үткәрде. Чарада өлкән сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар катнашты. 
– Сайлау алдыннан мондый чараны уздыруыбыз юкка түгел. Зур мөһим вакыйга көтелә. Без һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш, – дип сүз башлады тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова. 
Аннан соң сайлауның мөһимлеге, тәртибе буенча  территориаль сайлау участогы рәисе Равил Кәримов сөйләде.

Чараның икенче өлеше дебат формасында узды. Дүрт команда  - өлкән сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм хезмәткәрләр, укытучылар  төрле биремнәр буенча үз көчләрен сынады.

Дебатларда катнашу зур җаваплылык сорый. Монда талант, белем, сүз байлыгы, халык каршында чыгыш ясый белергә кирәк. Шулай да күбесе әлеге чарада беренче тапкыр катнашты. Һәм әйтергә кирәк сер бирмәде. 
Сер түгел, дебат кешедә интеллектуальлек, командада эшли алу сәләтен үстерү һәм мөһим булган ораторлык осталыгын, дөрес сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен менә дигән көрәш мәйданы. 
– Дебатта катнашу кирәк дип уйлыйм, чөнки ул синең интеллектны үстерә һәм сөйләмне яхшырта, – ди үзе дә сүзгә кесәгә кермәүче, мәктәп лидеры Ләйсән Котдусова. 
Чарада укучыларның өлкәнрәкләр белән тигез дәрәҗәдә фикер алышуы, сайлаулар турында яхшы хәбәрдар булуы, үз сүзләрен нигезле итеп әйтә белүләре сокланырды. 

Чараның кызу мизгелләре хакында "Хезмәт" газетасының алдагы саныннан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дебат