Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтач янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре кисәтә!

Татарстан Республикасы Президентының 2014нче елның 18нче декабрендә чыккан 714нче номерлы боерыгына нигезләнеп Балтач районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең 3нче март 2015нче елда узган киңәшмәсендә

район җирлегендә оешма һәм предприятие территорияләренә, күп катлы һәм административ биналар янына, шулай ук янгын сүндерү өчен кулланылучы су алу урыннарына ашыгыч хезмәт машиналарының тоткарлыксыз керү мөмкинлеген булдыру мәсьәләләре каралды һәм оешма предприятиеләргә йөкләмәләр бирелде, комиссиянең карары чыгарылды.
Әлеге карарны үтәү барлык затларга да мәҗбүри. Шулай булуга да карамастан янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре рейдлар вакытында әлеге карарны бозу очракларына тап булалар. Балтач урта мәктәбе, үзәк хастаханә капкаларында юлны капламау турында кисәтүләр булуга да карамастан, техника куеп калдыру очраклары кабатланып тора. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда әлеге машина хужалары купме кадерле минутлар югаласын уйласыннар иде.
Административ кодексның 20.4 маддәсе, 8нче бүлегендә әлеге таләпләрне бозучы физик затларга 1500-2000 сум, вазыйфаи затларга 7000-10000 сум, юридик затларга 120000-150000 сум штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250