Кичә Айрат Низамиев Балтач районы прокуроры итеп билгеләнде.
Әлеге истәлекле тарихи чарада Татарстан прокуроры Илдус Нафиков, 2008 елдан 2016 елга кадәр Балтач районы прокуроры вазифасын биләгән Зефер Абитов һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.
Прокурор вазифасына Айрат Шәкерҗанович Низамиев билгеләнде.
Айрат Шәкерҗанович Низамиев 1976 елгы, Казанда туган. Хокук, идарә һәм икътисад институтын тәмамлаган. Әтнә прокуроры урынбасары, Казанда прокурор ярдәмчесе, соңгы елларда Авиатөзелеш районы прокуроры урынбасары булып эшләгән.
Ясминә Шәмсетдинова фотолары
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев