Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта 110 ящик ялган аракы юк ителгән һәм бер кеше вафат булган

Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнешен катгый рәвештә тикшерү бара, шул исәптән районда да контроль бермә-бер артты.

Районда агымдагы елның беренче кварталына нәтиҗә ясап, спиртлы эчемлекләрне сату мәсьәләләре буенча тикшерүләрдән күренгәнчә, хокук бозу очраклары да булган. Бер зур сәүдә ноктасыннан, 110 ящик ялган аракы барлыгы ачыкланып, ул спиртлы эчемлек тулысынча юк ителгән. Шулай ук сыйфатсыз, начар спиртлы эчемлек куллану сәбәпле, бер ир кешенең үлеме теркәлгән.
Ялган аракы сатучы намуссыз эшмәкәрләр үз кесәләрен калынайтканда, урамның икенче ягында кемдер газиз кешесен югалта...
Легаль булмаган аракы сатучыларны штраф салу һәм җаваплылыкка тарту гына куркытмый. Әмма бу чаралар намуссызларны берникадәр киметергә сәләтле. Ялган аракы сатуның чәчәк атуы, беренче чиратта, аракының үзкыйммәте артудан тора. Халык барыбер эчә, тик кыйммәтле шешәгә алмашка арзанлы эчемлек эзли.
Статистикага күз салсак, суррогат аракы белән агулану очрагы барлык агуланулар арасында беренче урында тора. Ни кызганыч, 98 % авыру беренче ярдәм күрсәтелгәнче үк бакыйлыкка күчә. Агулануның дәрәҗәсе эчемлек составына кергән спиртның төренә бәйле.
Этил спирты эчкән кешенең беренче билгеләре исерүгә охшаш - тик тора алмый, бик хисчән, бите кызара, тирли, селәгәе күп бүленеп чыга, физик һәм психик яктан йомшый. Соңрак исерү агулануга әйләнә. Тән тонык төскә керә, авыру бәдрәфкә еш йөгерә, күз алмасы зурая, авызы кибә. Бу вакытта игътибарлылык югала, сөйләм аңлашылмый.
Метил спирты ашкайнату системасында тиз эшкәртелә. Йотылган агуның 75 %ы сулыш аша, калганы бәвел белән чыга. Үлем дозасы - 50-150 мл. Агуланганда төп авырлык нерв системасына төшә. Кеше тиз кыза, күзләре зурая, акны-караны белештерми.
Этиленгликоль спирты белән агуланганда исә, 60 % агу бавырда җыела, 20-30 % тирәсе генә бөерләр аша тышка чыга. Агуланганда төп авырлык әлеге органнарга төшә. Аларның туктап калу очраклары да шактый.
Суррогат алкоголь белән агулану күпме эчемлек кабул ителүгә бәйле. Авыру хроник эчкечелектән тилмергән икән, агулану бу очракта көчлерәк була һәм үлеп китү ихтималы да зуррак.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250