Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта 4 меӊнән 150 меӊ сум акча ясау серен беләләр

Коррупция һәм ришвәт бирү мәсьәләләре илебезнеӊ, җәмгыятебезнеӊ иҗтимагый үсеш юлында еш кына бәхәсләр китереп чыгара.

Кемгәдер ришвәт бирү яисә алу һәр ике якныӊ да бу өлкәдә кирәкле нәтиҗәгә омтылудан тора. Кемдер ришвәт биреп, үзенә яисә эшенә уӊайлылык, ниндидер законнан тыш ярдәмгә өмет итсә, каршы як бу очракта җиӊел юл белән, хезмәт урыныннан файдаланып, законсыз баю юлына баса. Ә кайсыдыр як моны эшләмәсә, коррупция факты да булмый кала ала бит.

Менә шундый очрак әле бу елныӊ 4 август көнне Балтач бистәсендә була. Исерек хәлдә руль артына утырып, районныӊ бер авылыннан килгән шофер N. үзен туктаткан Дәүләт юл инспекциясе хезмәткәрләренә тоткарламасыннар өчен 4 меӊ сум акча «төртмәкче» була.
Әмма полиция хезмәткәрләре, үзләренеӊ хезмәт вазифаларына тугры калып, мондый адымга бармыйлар. Нәтиҗәдә, шоферга карата җинаять эше ачыла. Бу эш судта каралып, руль артында «салып» йөрергә яратучы N.га суд карары белән 120 меӊ сум штраф салына, җитмәсә, моӊа кагыйдәләрдә каралган 30 меӊ сумны да өстәмә итеп түлисе булачак. Менә шулай…

Фото: http://bloknot-voronezh.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X