Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Биредә балигъ булмаган ике-өч-дүрт баласын тиешенчә тәрбияләмәгән, даими эчүчелек белән шөгыльләнгән унөч әти-әни чакырылган иде.

Фәкать ике очракта гына сүз балаларның кич белән, рөхсәт ителгән сәгатьтән соң ялгызы урамда, җәмәгать урынында йөрүенә бәйле булды. Чакырылучылар арасында әти-әниләрнең парлап булуы, исерек әниләр, "сугыш чукмары" әтиләр, гомумән, балаларын онытып бәйрәм итүче, үз рәхәте өчен гомер кичерүчеләр абсолют күпчелекне тәшкил иткәнгә, бу юлы комиссия берничәсенә шактый катгый чара сайлады.
- Инде безгә кунакка йөргән кебек чиста-пөхтә киенеп килүчеләр яки эшкә йөргән кебек, бик еш "хәлебезне белешүчеләр" бар. Күрәсең, алар безнең балаларны жәлләп, кат-кат кисәтүләребезне, аз күләмдә штраф салуыбызны дөрес аңламый, шунлыктан безнең алда ике генә сайлау мөмкинлеге кала: яки өлешчә - тулысынча ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү яки инде дәвалануга барып, туры юлга басам диючегә тагын бер һәм бердәнбер сайлау мөмкинлеге бирү, - ди әлеге комиссия җитәкчесе Наил Сабирҗанов.
Бу юлы бер әти һәм бер әнигә әнә шундый иң соңгы мөмкинлек бирелде. Кызганычка, аларның икесе дә бер авылдан.Берничә кеше кисәтелде, калганнарына штрафлар салынды.
Фото: http://www.vecherniy.com/post=8270

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250