Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта "Халык дружиналары нәрсә өчен кирәк?" дигән сорауга җавап эзләделәр

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә узган семинар-киңәшмәгә ирекле халык дружиналарына кагылышы булган районыбызның оешма-учреждениеләрендә эшләүчеләр җыелган иде.

Аны алып баруда Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, район прокуроры Зефер Әбитов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдиновлар катнашты.
Киңәшмәдә районыбызда мондый дружина эшләүнең төп сәбәпләре аңлатылып, аларга билгеләнеп куелган кешеләрнең төп бурычлары атап үтелде. Равил Әсхәтдинович белән Зефер Мәүләтович районыбыз күләмендә соңгы елларда эшләнгән җинаятьләргә тукталып, аларның саннарын атап уздылар. Шулай ук рейдлар вакытында ДНД әгъзалары төрле күңелсезлекләр белән дә очрашырга мөмкин булуы һәм аларга карата берәр җинаять кылынса, гаепле кешене җаваплылыкка тарту каралганлыгы да искәртелде. Кич районыбызның тынычлыгын сакларга чыккан әти-әниләре үрнәгендә балаларда патриотлык хисе көчәю дә ассызыкланды.
Илдар Котдусович исә үз чыгышын югары нотада башлап җибәрде: "Бу эштә сездән башка булмый", дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга. - Сафларыбыз елдан-ел сирәгәеп, районыбыздагы бөтен җинаятьләрне дә без кисәтергә өлгермичә дә калабыз. Рейдларда участковыйлар белән йөргән кешеләр безнең эшебез белән якыннан танышу мөмкинлеге ала. Чөнки алар дискотекалардагы галәмәтләрне дә, притоннарны да һәм башкаларны да якыннан күреп, әлеге хәлләргә башкача карый башлый. ДНД буенча Карадуган, Норма, Яңгул, Чепья зоналары тырышып эшли. "Агрохимсервис", "МДСУ-1", Балтач урта мәктәбе дә актив эш алып баралар. Төрле сәбәпләр табып качучылар да юк түгел.

Киңәшмә барышында Субаш авыл җирлеге җитәкчесе үзләрендә әлеге дружиналарның эшчәнлеге белән таныштырып үтте. "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рашит Ильясов оешмалардан рейдка чыгучы кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен нинди чаралар кулланып булуы белән кызыксынды. Закон тыймаган юллар белән эшләү рөхсәт ителү беренче планга чыккан җавап булса да, электрошокер, газлы балончиклар йөртү рөхсәт ителү дә әйтеп узылды. Яшьләрдән бер команда төзеп булмыймы дигән хатка җавап итеп, төрле фикерләр яңгыраса да, әлеге сорау өйрәнеләчәк дигән җавап яңгырады.
Фото: rsue.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250