Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта полиция һәм янгын куркынычлыгы хезмәте вәкилләре рейдлар үткәрә

Районда янгынга каршы кагыйдәләрне үтәү, гражданнарның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян килүне кисәтү максатыннан полиция һәм янгын куркынычлыгы хезмәте вәкилләре күп балалы, авыр тормышта яшәгән гаиләрнең, ялгыз яшәүче пенсионерларның һәм инвалидларның өйләрендә йөреп тикшерүләр үткәрә.

Тикшерүләр вакытында мәҗбүри рәвештә профилактик инструктажлар үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы буенча памяткалар таратыла.

Авыл җирлеге башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында район башлыгы үткәргән җыелышта да бу хакта сөйләшү булды. Авыр тормышта, тәртипсез тормыш алып барган гаиләләргә җаваплы кешеләр билгеләнде. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә исә әлеге гаиләләргә тиешле ярдәм күрсәтергә кирәклеге әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250