Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта штрафларын вакытында түләмәгән 4 кеше мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән 1се кулга алынган

Район ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафларны түләмәү күңелсез хәлләргә китерүе хакында исегезгә төшерә. РФ Кодексының 32.2 маддәсе нигезендә административ хокук бозулар өчен билгеләнгән штраф административ штрафка тартылу турындагы карар чыккан көннән алып 60 көн дәвамында түләнелергә тиеш.

РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 20.25 маддәсенең 1 бүлеге нигезендә административ штрафларны вакытында түләмәгән өчен күләме 1 меңнән дә ким булмаган һәм билгеләнгән штрафның икеләтә күләмендә штраф, 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

2016 елның 16 маена Балтач районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кагыйдәләрне бозган өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 72 административ материал төзеде. Бу эшләрне карау нәтиҗәсендә суд 1 кешене кулга алу, 67 кешегә яңадан штраф салу һәм 4 кешене мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар кабул итте.

Кайбер транспорт чараларының хуҗалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән административ җәза турында белмәдек дип, җаваплылыктан качмакчы булалар.

Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә, РФ Административ хокук бозулар Кодексында язылган 2.6.1 маддәсе нигезендә юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар автоматлашкан режимда эшләүче техник чаралар ярдәмендә теркәлгән очракта административ җаваплылыкка транспорт чарасының хуҗасы җәлеп ителә.

Бу очракта аларга карата билгеләнгән административ штраф турында өстәмә рәвештә хәбәр җибәреләчәк. Бу штрафларны түләмәгән очракта шулай ук РФ Административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенең 1 бүлеге буенча җаваплылык каралган.

Мондый күңелсезлекләргә очрамас өчен Балтач районы ЮХИДИ идарәсе барлык йөртүчеләр һәм транспорт хуҗаларына штрафларны вакытында түләп барырга тәкъдим итә.

Балтач районы ЮХИДИ идарәсе
Фото: izh.kp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250