Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта түләмәүчеләрне кулга алулар бара

Балтач районы җәмәгать судьялары тарафыннан 2017 нче елнын беренче кварталында штрафны вакытында туләмәгән өчен барлыгы 160 беркетмә каралды.

Каралган эшләрнеӊ күбесе машина белән идарә иткәндә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен туләнмәгән штрафлар. Алар каралган беркетмәләрнеӊ 85 процентын тәшкил итә.
2017 нче елда штрафны вакытында туләмәгән өчен 127 беркетмә буенча кабат икеләтә күләмдә штраф салынып, ул сумма 149 меӊ 200 сум булды.
Җәмәгать судьялары тарафыннан штрафларны вакытында түләмәгән өчен төзелгән 22 беркетмә буенча барлыгы 440 сәгать мәҗбүри эш билгеләнде, ә 4 беркетмә буенча административ кулга алу билгеләнгән.
Мондый очраклар алга таба артыр, дип көтелә, чөнки бик күпләр штрафларны вакытында түләүне вак эш итеп саныйлар. Ә Россия Федерациясенеӊ административ хокук бозулар турындагы кодексынын 32.2 матдәсе нигезендә штраф, штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән соӊ алтмыш көн эчендә түләнергә тиеш. Ә бу карар, административ җәзага тартылган кеше, шул карарны кулына алганнан соӊ ун көн эчендә законлы көченә керә (әгәр ул карарга карата шикаять язылмаса), һәм шул көннән башлап алтмыш көн санала башлый. Штрафны вакытында түләмәгән өчен кабат җәза билгеләү, түләнмичә калган штрафны түләүдән азат итми.
Мәсәлән, юл йөрү кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәүче камералар нәтиҗәсендә төзелгән сигез беркетмә буенча штрафын түләмәүче райондашыбыз N.га, штраф түләүне «оныту» сигез меӊ сумга төште. Әле моӊа түләнегә тиешле штрафлар суммасы кермәгән. Икенче райондашыбыз С.ка штрафын туләргә "оныткан" өчен барлыгы 80 сәгать күләмендә мәҗбүри эш башкарырга туры киләчәк. Ә менә өч штрафын түләргә оныткан райондашыбыз К.га барлыгы тугыз тәүлек административ кулга алу билгеләнде.
Нәтиҗәсе аяныч тәмамланмасын дисәк, нинди дә булса тәртип бозган очрагы очен штраф туләү җәзасына тартылгансыз икән, бу җәзаны законда билгеләнгән вакытларда үтәү мәҗбүри.
Афзал Хәйруллин,
Балтач районы 2 нче номерлы
суд участогы җәмәгать судьясы.
Фото: lv-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250