Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Балтачта янгынга каршы махсус режим игълан ителде.

Агымдагы елның 23нче мартыннан икенче махсус күрсәтмәгә кадәр кертелгән янгынга каршы махсус режим үз көчендә кала бирә.

Әлеге режим вакытында оешма һәм предприятиеләрдә җаваплы җитәкчеләргә гадәттән тыш хәлләр вакытында вакытында халыкның иминлеген тәэмин итү, һәлакәткә китерергә мөмкин булган эш-гамәлләрне башкаруны тыю һәм кул астында хезмәт куючылар белән янгын куркынычсызлыгы хакында аңлату эшләре алып бару кебек чаралар катгый үтәлергә тиеш дигән бурыч куелды.
Автомат рәвештә янгын сүндерү җайланмаларының, сигнализацияләрнең, янгынга каршы тора алучан ишекләрнең, һава йөрү юлларының, клапаннарның, суүткәргеч торбаларның, биналарга керү-чыгу юлларын, подъездларның, тышкы яктан куелган баскычларның һәм гидрантларның һ.б. ның төзеклеген тәэмин итү һәм булдыру кирәк.
Шәһәр һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре дә халык күп җыела торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп чыгарга, суүткәргечләрнең төзеклеген исәпкә алырга, җитешсезлекләрне төзәтергә һәм җирле халыкка аңлату эшләре алып баруны, тәүлек дәвамында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча җаваплы хезмәткәрләрнең кизү торуын тәэмин итәргә тиеш.
Фото: http://pro-ng.ru/spetsialnie_tehnicheskie_usloviya_stu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250