Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Банк карталарыннан акчаларны югалтмыйк

Хөрмәтле райондашлар, соӊгы вакытта банк карталарыннан ялган рәвештә законсыз акча урлау фактлары күбәеп китте.

Гадәттә, алдакчылар,смс хәбәрләр җибәреп, карта турында кирәкле мәгълүмәтне гражданнарныӊ үзләреннән алалар. Мәсәлән, Түбән Кама полиция идарәсенә 47 яшьлек хатын-кыздан кергән гаризадан күренгәнчә, ул банк картасы белән еш эш итә. Әмма банклар каршында бернинди бурычы яисә кичектерелгән түләүләре юк, картасыныӊ яшерен кодын да беркемгә дә әйтмәгән. Бер ничә көн элек, аныӊ картасыныӊ эшчәнлеге туктатылып торуы турында смс хәбәр килгән. Карточканыӊ номерлары һәм кодлары хәбәр ителгән очракта гына аныӊ белән эшләп булачагы җиткерелә. Алдакчылар корбаны, телефон аша бирелгән номерга банк карточкасыныӊ номерын һәм кодын язып җибәрә. Ә чынлыкта банк картасы эшчәнлеге туктатылмаган булып чыга. Нәтиҗә - бу ханымныӊ банк карточкасыннан 18 меӊ сум акчасы юкка чыга.
Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 60 яшьлек пенсионер апа да нәкъ шундый ук схема белән эшләнгән алдау корбаны була. Бу очракта аныӊ банк картасыннан 10 меӊ сум акчасы алына.
Хөрмәтле райондашлар, телефоннан кемнәрдер сезнеӊ банк карточкагыз турында, аныӊ номерлары, кодлары турында сорасалар, алданмагыз! Һәр банкта Сезнеӊ картагыз турында тулы мәгълүмат бар, алар Сездән шәхси булган ниндидер информация сорага тиеш түгелләр. Сак булыгыз!
Фото: http://mediazavod.ru/articles/140094

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250