Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бармакларың кадерлеме?

Адәм баласын хәзер бернәрсә белән дә куркытып булмый. Кайбер очракта хәтта законнар да көчсез. Кеше милкен урлау бер әйбер, ә менә үз баласын кыйнап тәрбияләгән бәндәләрнең гамәлен генә аңлап булмый.

Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Алмаз Нургалиев белдерүенчә, 30нчы май көнне Зур Лызи авылының беренче өлешендә яшәүче Ф.Плотников кызын кыйный. Әлеге гамәлләре өчен ул 180 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасына хөкем ителгән. Кече Лызида яшәүче Р.Закировага карата да тиешле дәрәҗәдә баласын тәрбияләмәгән өчен җинаять эше ачылган.
11нче июнь көнне билгесез кешеләр Сабантуй бәйрәмендә А. Кәримованың фотоаппарат һәм кәрәзле телефон салынган сумкасын урлый. Урта Көшкәт авылында яшәүче С. Смердов да угрылар кармагына эләгә. Билгесез кешеләр Смердовның машинасыннан магнитофон урлый. Ә менә Р. Идиятуллин 29 июнь көнне «Юлчы» җәмгыяте территориясеннән ПГС урларга жөрьәт итә. Нинди генә җәзалар бирелсә дә, адәм баласы урлаудан, талаудан һәм җинаять кылудан туктамый. Бәлки җәзаларның кирәгеннән артык йомшак булуы шундый нәтиҗә бирәдер. Гарәп илләрендәге кебек бармакларны кисү җәзасы каралса, бәлки...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250