Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Белеп тору кирәк

Сайлауга кадәр һәм сайлау барышында полиция тарафыннан түбәндәге эшләр зарурлыктан чыгып башкарылырга мөмкин...

Полиция турында Федераль закон нигезендә, полиция хезмәткәрләренең төп бурычларының берсе булып халыкның гомерен, сәламәтлеген, хокукын һәм иреген саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш алып бару, җәмәгать тәртибен, милкен саклау һәм җәмәгатьчелек иминлеген тәэмин итү тора.

Сайлауга кадәр һәм сайлау барышында полиция тарафыннан түбәндәге эшләр зарурлыктан чыгып башкарылырга мөмкин:
- төрле тәртип бозулар турында гаризалар кабул итү, аларны теркәү, кабул ителгән гаризалар буенча закон нигезендә төрле тикшерүләр алып бару, аларга карата тиешле карарлар кабул итү.
- тәртип бозуларны булдырмый калу, булган очракта зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү.
- федераль закон нигезендә законсыз алып барылучы өндәүләрне булдырмау; алар буенча кабул ителгән карарларны сайлау комиссияләренә җиткерү;
- сайлау бюллетеньнәре булган объектларны саклау;
- сайлау көнендә сайлау участогы һәм аның якын-тирәсендә гражданнар иминлеген булдыру;
- территориаль участок сайлау комиссиясе сораулары нигезендә аларның законлы эш алып баруын тәэмин итү.


Шул ук вакытта полиция хезмәткәрләре сайлау комиссиясенең эшенә комачаулый алмый, полиция тарафыннан сайлау алды агитацияләре алып бармый.

Тәртип бозган өчен гражданнар полиция тарафыннан Россия Федерациясе административ Кодексы нигезендә җаваплылыкка тартылырга мөмкиннәр.
 

Ашыгыч ярдәм хезмәтләренең телефон номерларын янәдән хәбәр итәбез:
01 – янгыннан саклау һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы номеры;
02 – полиция;
03 – ашыгыч ярдәм;
04 – газ хезмәте.
112 – Бердәм коткару хезмәте.

 

Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе