Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Беләзек кидертәләр

Федераль җәза үтәү хезмәте ирекне чикләүгә хөкем ителгәннәрне күзәтүнең электрон чыганакларын куллана башлады.

Ирекне чикләүгә хөкем ителгәннәр тәүлекнең билгеле бер вакытында өйдән чыгып китмәскә, муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан билгеле бер урыннарга бармаска (мәсәлән, ваклап аракы сату нокталары), билгеләнгән муниципаль берәмлек территория чикләреннән чыкмаска, массакүләм һәм башка төр чараларда катнашмаска, җәза үтәү инспекциясе рөхсәтеннән башка яшәү, эш һәм уку урыннарын үзгәртмәскә тиеш. Чикләүләрне төгәл үтәүне техник чаралар ярдәмендә тикшерәчәкләр. Әлеге җиһаз техник чаралар кулланып күзәтелә. Электрон чарага килсәк, ул төгәл урынны, хәрәкәтне күзәтү максатыннан хөкем ителүчегә киертелгән электрон беләзек. Әлеге беләзекне ватарга, сүтәргә ярамый, югыйсә килгән зыянны үзең күтәрәсең (бер комплектның бәясе 100 мең сумнан артыграк), аны шулай ук рөхсәтсез салырга да ярамый. Мунчага керсәң дә, озаклап, иркенләп утырып булмый. Нишлисең бит, бу җәза төре юкка гына ирекне чикләү дип аталмый. Сүз уңаеннан, безнең районда да шушы җәзага хөкем ителүче бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250