Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Беренче штраф

Иртәнге сәгать 7дә үк Балтачның Тукай урамында яшәүче Г.Р.ның кәефе китте. Үзе гаепле.

Капка төбендәге тәртипсезлек өчен протокол төзелеп, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия каршына басты. Икеайлык башлангач беренче һәм иң минималь штраф - 2000 сум аңа салынды. Нормадан Равилә Гыйниятуллина тиешсез урында товар саткан өчен кисәтелде. Икенче берәүгә капка төбендә кисеп ярган утыннарын тиз көннәрдә җыеп урнаштырырга кушылды.
Комиссия рәисе Рамил Шакиров чакырылган һәр кешегә:
- Әйләнә-тирәнең чиста, матур булуы үзегез өчен дә рәхәт ич инде. Комиссия утырышларына чакырганчы үк үз территорияңдә тәртип урнаштыру авырмени. Җәзага тарту, штрафлар түләттерү бер дә күңелгә ятышлы түгел», - дигән борчылуын белдерде. Урамнарның төзеклеген ямьсезләп торучы төзелеш материаллары, күгәреп беткән авыл хуҗалыгы техникасы, гомумән, артык әйбер булырга тиеш түгел. Аерым очракларда җирле үзидарәләрдән ул әйберне урамда тоту срогын күрсәтеп белешмә алырга кирәк. Белешмәң юк икән, протокол төзеләчәк. Һәм алдагы утырышларга гаепле кешеләр җирле үзидарә рәисләре белән бергә чакырыла.
Фото: stop-book.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250