Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Билгеләнгән урында сат, югыйсә штраф көтә

Газетабызда халыкка шәхси хуҗалыкларында җитештергән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату өчен район базарында һәм сәүдә мәйданнарында аерым сәүдә нокталары бирелүен хәбәр иткән идек.

Балтачта Полевая урамындагы 1нче йорттагы «Балтач» агропромышленность паркында сату өчен - 20, Ленин урамы 28нче йорт адресы буенча икмәк комбинаты янында - 15, Нариман урамы 19б йорт адресы буенча сәүдә рәтләреннән - 2, Школьная урамы 2/3 йортыннан 1 урын булдырылды.

«Хәләл» индустриаль паркында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә үзендә җитештерелгән ит, сөт, май, бал, яшелчә, җиләк-җимеш... гомумән барысын да сата аласың. Алардан файдалану бушлай булачак. Шулай да кайберәүләр һаман да рөхсәт ителмәгән урыннарда саталар. Бу санитария-гигиена кагыйдәләренә дә каршы килә. Авыл хуҗалыгы продуктларын рөхсәт ителмәгән урында сатучыларга административ чаралар күреләчәк, штрафлар салыначак.

Фото: http://ksk66.ru/video/tv/7370-babushki-starushki.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250