Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Браконьерларны аулый башлаганнар

Аучылык инспекторлары Яңа Чүриле басуында ике эт ияртеп мылтык күтәреп йөргән кешене тоткарладылар һәм шаккаттылар. Шушы авылда яшәүче О. "бер кочак" тәртип бозучы булып чыкты.

Бердән, аның ауга рөхсәт кәгазе юк, икенчедән бу зонада быел куянга ау ябык. Өченчедән, мылтыгы теркәлмәгән. Дүртенчедән, кече калибрлы винтовка белән ауга йөрү бөтенләй тыела.
Браконьерны туры район эчке эшләр бүлегенә алып кайттылар, аңа карата җинаять эше кузгатылды.
- Без бу кешене күптәннән саклап йөри идек инде, - ди аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. - Аның турында сигналлар моңа кадәр дә килгәләде, йөри торгач килеп капты.
Район территориясендә Казаннан кайткан оператив төркем дә эшли. Алар бер көндә 5 кешегә беркетмә төзеде.
Чыганак: http://arskmedia.ru
Фото: http://read.ihunter.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250