Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый...

«Бүрене бүреккә салсаң да урманга карый», дип әйтәләр. Бу сүзләргә тора-тора инанасың. Кили авылында яшәүче Кәримов Т.Т. беренче тапкыр суд каршына 19 яшендә армия сафларында хезмәт иткән вакытында, хәрби частьны башбаштакланып ташлап китүе өчен баса.

Шуннан яшь егетнең тормыш юлы икенче төрле агымга кереп китә. 33 яшендә ул, 9 тапкыр хөкем ителеп, үзенең менә дигән унөч елга якын гомерен төрмәдә үткәргән.
Соңгы тапкыр Таһир Кәримовка 2011нче елда Балтач районы суды карары нигезендә РФ ҖКсының 158нче маддәсе 1нче бүлегендә, 158нче маддәсе 2нче бүлегендә каралган җинаятьләр кылганы өчен 3 ел да 4 ай ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарыла һәм ул каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелә. Төрмә төрмә инде, өйгә кайтасы килә Кәримовның. Үзен срогыннан алдан чыгаруларын үтенеп төрле инстанцияләргә үтенеч хатлары яза. Аның үтенечен Казан шәһәренең Идел буе районы суды карап, бирелгән җәзаны срогыннан 1 ел да 6 ай алдан, хезмәт хакының 20 процентын дәүләт файдасына тотып калу шарты белән төзәтү эшләренә үзгәртә. Шулай итеп Кәримов Т.Т. кабат Кили авылына кайтып төшә. Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан ул Балтачта спорт мәктәбенә урам себерүче вазыйфасын башкарырга эшкә урнаштырыла. Җәза үтәтү инспекциясенә учетка басарга килгән көнне «бер көн калдырмыйча эшләячәкмен», дип антлар итсә дә, үз гомерендә бер җирдә дә төпләнеп эшләмәгән кеше, үзенекен итә, даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнә, эшкә йөрми. Берничә тапкыр шелтә белдерүгә дә игътибар итми. 2012нче елның 12нче октябрь көнне Кәримов Т.Т.ны кабат төрмәгә озатырга туры килде. Балтач районы суды карары нигезендә төзәтү эшләре иректән мәхрүм итүгә үзгәртелде. Суд вакытында ул «әбием олы яшьтә, булышырга кирәк, үзем авырыйм», дип төрле сәбәпләр эзләп карады, ләкин законны әйләнеп узып булмый шул. Иректә вакытта нишләп бу сәбәпләр искә төшми икән?


Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250