Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бурычың нидән гыйбарәт?

Газетабызда райондашларыбыз игътибарына суд приставлары хезмәте тарафыннан куелган таләпләрне үтәү буенча даими рәвештә ачыклык кертеп барабыз. Шуңа да карамастан, гражданнар үз хокукларын һәм бурычларын белеп бетермиләр.

Мәгълүм булганча, суд приставлары карары 5 көн эчендә үтәлмәгән очракта түләү автомат рәвештә 7 процентка арта (бу сумманың минималь күләме гражданнарга -500, юридик затларга 5 мең сум). Кайбер кеше «мин ул түләүне (госпошлина, штраф, салым, иминият взносы яки бүтән төрле бурыч) түләдем инде», дип тынычлап йөрүен дәвам итә. Искәртеп узабыз, суд приставларында сезгә карата башкару эше кузгатылган икән, димәк сезнең түләүләрдә ниндидер хата киткән яки түләү адресатына барып җитмәгән. Шуңа күрә, түләүләрне ачыклау өчен суд приставлары хезмәтенә килү закон нигезендә мәҗбүри. Килмәгән очракта кеше мәҗбүри китертелүгә дучар була (привод) һәм административ җаваплылыкка тартыла.
Түләү сүзен ишетүгә түләүченең күз алдына касса каршындагы озын чират килеп баса. Хәзерге вакытта бу юнәлештә күп кенә уңай үзгәрешләр керде. Банк карточкалары булган кешеләр суд приставы карарының номеры белән (мәсәлән: постановление судебного пристава о возбуждении исполнительного производства № 3675/12/21/16) өйләреннән чыкмыйча да - интернет аша түли алалар. Бу очракта комиссия түләве тотылмый һәм түләнгән квитанцияне суд приставына китерүнең дә кирәге юк.
Ни кызганыч, районыбызда алиментлар белән бәйле эшләр елдан-ел арта бара. Мондый эшләрнең әниләргә карата кузгатылуы тагын да аянычлы. Әти дә, әни дә исән килеш бала ятим үсәргә тиеш түгел. Ир белән хатынның мөнәсәбәтләре бозылган икән, бу очракта бала хокуклары мөмкин кадәр сакланып калынырга тиеш. Еш кына ата-ана баланы «корал» итеп куллана. Баланы бер-беренә каршы котырту, очраштырмау, сөйләштермәү, баланың яшәгән урынын яшерү кебек бала хокукын бозулар гел очрап тора, гаепле ата-аналарга административ чара күрелә. Бу елда гына да балаларына тиешле тәрбия бирмәгән, алиментларын вакытында түләмәгән өчен приставлар инициативасы белән 17 ата-анага административ чара күрелде, Зсе җинаять җаваплылыгына тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250