Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чепья авыл китапханәсендә тормышны дөрес юлдан алып бару хакында зур сөйләшү булды.

Тормыш - кешегә Ходай тарафыннан бер генә тапкыр бирелә торган мизгел, илаһи бүләк. Беркемнең дә гомере шома гына , тигез генә бармый, сикәлтәләргә дә очрый, әмма аларның да төрлесе була. Гомерләр ничек яшәсәң дә уза, үзеңнән соң маур истәлекләр калдырасыңмы, әллә инде тизрәк онытуларын телисеңме - барысы да кешенең үзеннән...

Чепья авыл китапханәсендә тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны якты мизгелләр белән генә баету хакында зур сөйләшү үткәрелде. Урта мәктәпнең 10 сыйныф укучылары участок инспекторы, полиция капитаны Файзрахманов Эдуард Фәритович белән очрашканнан соң бу сүзләрнең дөреслегенә кабат инангандыр.
Очрашуда кунагыбыз укучыларны кызыксындырган күп төрле сорауларга үтемле җавапларын бирде. Алар арасында райондагы җинаятьчелекнең торышы, авылыбыздагы халыкның яшәеше, яшьүсмерләрнең мавыгулары, җәзаларның төрлелеге кебекләре бар иде. Шулай ук укучыларга җәзаның ниндие дә яшүүсмер тормышында - аның киләчәктә укуына, һөнәр алуына, хәрби хезмәткә китүенә нинди йогынты ясавы аңлатылды. Эдуард Фәритовичның һәр сорауга ачыктан ачык, шул ук вакытта бераз яшеренрәк тә җавапларын тыңлау мавыктыргыч булды.
Кеше ничек тели, шулай яшәргә ихтыярлы. Әмма нәрсәнедер кире кагу, кирәкмәгән адымнардан саклану һәркемнең кулыннан килә торган гамәл. Яшьләр өлкәнәергә ашыкмасыннар иде, һәрнәрсә үз вакыты белән барыбыр килә ул. Бу дөньяда яшәү шундый рәхәт, шуны олысы да, кечесе дә исләреннән чыгармасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250