Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Читтә бәхет табылырмы

Татарстаннан чит илләргә төрле ният белән китүчеләр бар икән, кемдер ял итәргә, кемдер кулына корал алып, канлы бәрелешләрдә катнашырга…

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан бүлеге җитәкчесе Артем Хохорин Татарстан бүген Дәүләт Советы депутатлары алдында чыгыш ясап, республикадан "Ислам дәүләте" сугышчан төркеменә кушылыр өчен 85 кеше чыгып киткән, дип белдерде. Алар "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме эшчәнлегендә катнашыр өчен Сүрия һәм Гыйракка юл тотканнар.

Министр, соңгы өч елда (2014-2017) Федераль куркынычсызлык хезмәтенеӊ һәм эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәләре "Ислам дәүләте" һәм "Җәбһәт ән-Нусра" оешмаларында катнашу өчен 82 кешегә карата 65 җинаять эше ачылганлыгын җиткерде.

"Хәрби чараларда катнашып, 10 татарстанлының һәлак булуы билгеле. 2014-2107 елларда Русиягә сугыш булган җирләрдән сигез татарстанлы кайтты, алар хөкем ителде. Республикадан Сүриягә чыгып киткән 78 кешене эзләү игълан ителде, аларның 67се Интерпол аша эзләнә", диде Артем Хохорин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал