Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Чүплегең законлымы?

Законны бозып, әйләнә-тирәгә китергән экологик зыянны 20 ел дәвамында эзләтеп алырга мөмкин.

Һәр җирле үзидарә җитәкчесе шушы үзидарә территориясендә, авылларда экология һәм санитария таләпләренең үтәлеше өчен дә җавап бирә. Һәр төбәктә көнкүреш калдыкларын һәм чүп-чарын җыеп урнаштыру норматив кысалар буенча башкарылырга тиеш. Монда яшәүчеләр үзләре дә территорияләрнең чисталыгы һәм тәртибе өчен җаваплы. Бигрәк тә файдаланудагы туфракларны пычраткан, чүпләгән өчен матди чаралар күрелә: гражданнарга 1 меңнән 1,5га, җаваплы кешеләргә 2 меңнән 3 меңгә, юридик затларга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Кайчандыр файдалануда булып, хәзер чүп ташлау урынына әйләндерелгән һәм башка шундый җирләр проблемасы хәл итү өчен җир участокларын бер категориядән икенчесенә күчерү һәм законлаштыру буенча тиешле чаралар күрергә кирәк. Законсыз ясалган чүплекләр турында "Россельхознадзор" идарәсенә (адрес 420059, Казан, Оренбург тракты, 20а йорт), 8(843)5702765 тел/факсы аша хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250