Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Депутат дөресен сөйләмәгән

Татарстан Республикасыныӊ авыл җирлеге депутатына карата җинаять эше кузгатылган.

Мөслим районы Түбән Табын авыл җирлегенеӊ 32 яшьлек башлыгына карата эш Россия Федерациясенеӊ җинаять Кодексыныӊ күрәләтә ялган хәбәр бирү матдәсе нигезендә кузгатылган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2017 елныӊ октябрь аенда башлык үзенә беркетелгән эш машинасы белән өй җиткерү өчен күрше авылдан ялланган осталарны ташыган. Бер көнне ул «Шевроле Нива» машинасын танышына биреп, балта осталарын өйләренә кайтарып куярга килешә. Әмма танышы бу машина белән Мәллә Тамак авылы янында юл кырыена төшеп каплана, нәтиҗәдә машинага хәйран зыян килә.

Берничә көннән башлык район эчке эшләр бүлегенә, билгесез кешеләр машинамны сораусыз алып китеп, юл-транспорт хәлакәте ясаганнар, дип мөрәҗәгать итә. Әмма тикшерү вакытында авыл җирлеге башлыгыныӊ версиясе расланмый.

Хәзерге вакытта бу җинаять эше буенча тулы тикшерү алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал