Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эчәбез дә, урлыйбыз да

Узган атнада Смәел күмәк хуҗалыгыныӊ файдалануга тапшыру алдында торган яӊа мегаферманыӊ төзелешенә «үз өлешләрен» кертергә теләүчеләр малкайлар астына сала торган 6 подстилканы юкка чыгаралар.

Сыерлар, ферманыӊ яӊалыгына сокланып, кайда ятканнарын бик белеп бетермәсләр, дип уйлаганнардыр.

Арбор авылында яшәүче N., авылдашларыныӊ кибеттән хәмер алырга киткән акчаларын кызганып, арзанлырак итеп үзе җитештерергә була. Хәзерге заманда җитештерүгә караганда, сатуныӊ күп киртәләр аша үтүен аӊлап бетермәгәндер ул. Авылдашына 1 литр күләмендәге спиртлы эчемлек сатып, протокол төзелгәч, аныӊ үзе өчен хәйран кыйммәткә төшәчәген аӊламаган шул, бахыр.

Урамда йөргәндә, бигрәк тә кич белән, бик саклык һәм игътибарлы булу кирәклеген беләбез. Бу сыйфатларныӊ кемдә азрак икәне тикшерү вакытында күренер, әмма әлегә 23 ноябрь көнне кичке сәгать 5тә Чепья авылыныӊ Дмитровская урамында 14ле машина белән бәрдерелгән һәм авыр тән җәрәхәтләре алган юл йөрүче авыр хәлдә Арча үзәк хастәханәсендә ята. Җәяүлене шушы хәлгә җиткергән машина хуҗасы билгеле.
Фото: http://potapovv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250