Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Эш хезмәтне саклаудан башланырга тиеш

Хезмәтне саклау, производствода бәхетсезлек очракларын булдырмау республика җитәкчеләренең һәрдаим күз уңында тора. Атна саен Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтә торган видеокиңәшмәдә бу мәсьәләнең даими беренче булып тикшерелүе моңа дәлил.

- Хезмәт урыннарында булган күпчелек бәхетсезлек очраклары "кеше факторы" белән бәйле. Сер түгел, хезмәткәрләр еш кына куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белмиләр яки белеп тә санга сукмыйлар, ә вазыйфалары буенча хезмәтне саклау процессына идарә итәргә тиешле белгечләр штат расписаниеләрендә юк. Кеше, сезнең кул астындагы хезмәткәрләр турында сүз барганда моңа салкын карарга ярамый. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкканнан соң хаталарны төзәтүгә караганда, аны булдырмау яхшы, - диде координацион совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин.
Районда 10 ай эчендә 4 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. "Маяк" һәм "Дуслык" хуҗалыкларында сыер савучы, ә "Игенче"дә бозау караучы эш урынында аягын сындыра. "Якты юл" хуҗалыгында исә бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамлана. Бу көнне "Якты юл" җәмгыятендә газ белән эретеп ябыштыручының ярдәмчесе Нияз Әхмәров төзелеш буенча эшкә наряд ала. Торбаларны траншеяга салган вакытта "К-700" тракторы чүмесе астында калып, вафат була. Бүгенге көндә җинаять эше ачылып, тикшерү эшләре дәвам итә. Хуҗалыкка зур күләмендә штраф та салынган.

Әлеге бәхетсезлек очраклары буенча хуҗалык җитәкчеләреннән, куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау инженерларыннан урыннарда җитди эш алып бару соралды. Хезмәткәрләргә медицина караулары үткәрү, махсус киемнәр һәм башка төр шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү, махсус укулар оештыру, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләренең төгәл саклануына ирешү инженерлар һәм профсоюз комитетларына таләп итеп куелды.

Фото: http://kolesa.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250