Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Фәргать абыйлары бүләкләде

Олы яшьтәге кешегә хет әйт, хет әйтмә, урамга чыкса юлда җәяү дә, машинасында да үз белдеге белән йөрүен белә инде. Аны тәрбияләү, тәртипкә өйрәтү бик кыен һәм мөмкин дә түгелдер. Инспектор эләктергәч штрафын түли дә, тагын үзенчә йөрүен дәвам итә.

Үсеп килүче буын әнә шундый булмасын, юл йөрү кагыйдәләрен белсен һәм аларга ихтирамлы булсын өчен кешегә моны балачактан төшендерергә кирәк. Әнә шуңа күрә район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары балалар бакчаларында, мәктәпләрдә еш кунак. Бик күп балалар Фәргать абыйларын да, Габдулла, Васил абыйларын да күреп таныйлар. «Фәргать абый кушты. Нигә миңа кресло алмыйсыз», дип автокреслосыз машинага утырмаучы балалар да бар. Кресло димәктән, әле менә ЮХИДИның район бүлеге «Татмедиа» филиалының «Хезмәт» газеты белән берлектә «Автокресло» темасына кагылышлы иң яхшы шигырьгә конкурс үткәрде. Автоинспектор абыйлары үткәргән һәртөрле чараларны яратып көтеп алган, актив катнашкан балалар монысында да үзләрен күрсәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләренә битараф түгелләр икән. Һәр мәктәптән шигырьләр өелеп килде. Барысы да диярлек чын йөрәктән күңелләрендә йөрткәнне язганнар. Кат-кат укып, уйлашканнан соң 1 - Знче сыйныф укучылары арасында беренче урынга Балтач урта мәктәбеннән Ильяс Хәйруллинның шигыре лаек дип табылды. Бу урын 4-6 сыйныфлар арасында Кече Лызидан Алеся Васильевага, 7-11нче сыйныфлардан 9нчыда укучы Рәмзия Габдуллинага (Пыжмара) бирелде. Рәмзиянең шигырен сезнең «хөкемгә» дә тәкъдим итәбез.

Балаларны һәрчак саклагыз сез
Юлда йөргән чакта һәрберебез,
Кагыйдәне истән чыгармыйк.
Юлга чыгып киткән һәр кешене,
Хәерле юл теләп озатыйк.

Машинада барган балаларга,
Автокресло уйлап тапканнар.
Балаларның киләчәге өчен,
Җавап тота ата-аналар.

Юлда балаларның киләчәген,
Олыларга кирәк уйларга.
Балаларның исәнлеге өчен,
Автокресло кирәк куярга.

Бер уйласаң, ул бит безнең өчен,
Кайберәүләр шуны аңламый.
Нигә кирәк соң ул безгә? - диеп,
Һаман үзенекен сукалый.

Балаларны һәрчак саклагыз сез,
Балалар бит безнең киләчәк.
Сез аларга биргән тәрбияне,
Алар сезгә үскәч бирәчәк.


Норма мәктәбеннән Айзирәк Ильясова, Кенәдән Рифкать Галимов, Кече Лызидан Алексей Моисеев, Карадуганнан Гүзәл Хөсәенова, Нөнәгәрдән Илмир Гыйльфанов, Салавычтан Гөлшат Галиева, Соснадан Гөлинә Таҗетдинова, гомумән, һәр баланың иҗады әйбәт бәя алды. Иң әйбәт дип табылганнарына район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Фәргать абыйлары матур теләкләрен җиткереп, Мактау таныклыклары, бүләкләр тапшырды. Әлеге конкурста күрше регионнардан да катнашканнар. Шундыйлардан Гөлүсә Әхмәдуллина да бүләккә лаек булды. Ул гына да түгел, район балалар бакчаларының зурлар группасына йөрүче балаларын да әлеге чарадан читтә калдырмаганнар. Яза алганы шигырен дә язган, рәсем ясаганнар. Шуңа күрә конкурс нәтиҗәләренә йомгак буларак үткәрелгән бу җыелышка, кайбер бакча мөдирләре, тәрбиячеләр дә килгән иде. Норма урта мәктәбенең актлар залында ЮХИДИ бүлеге тарафыннан үткәрелгән дистәләрчә чараларның берсе генә әле бу. Гомумән, автоинспекторлар балалар белән еш очрашып, аралашып торалар. «Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул», дигән ич шагыйрь дә. Юлда йөри белеп йөрсәң генә, өйгә исән-имин кайтуга гарантия зурлыгын белеп үсә балалар.

Рәсемдә: Балтачтагы 1нче номерлы бакча мөдире Лилия Төхвәтуллина (сулда) һәм тәрбияче Фәридә Вәлиуллина ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250