Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гаепсезләр харап була

Адәм гомере - гөрләвек гомере, Ул охшаган кыска юлга. Исемнәре күктә теркәлсә дә, Җирдә языла тик комга. Заһид Мәхмүди.

Без һаман да каядыр ашыгабыз, чабабыз. Ашкына-ашкына дөнья куабыз. Һәм үзебезнең упкынга таба якынайганыбызны сизмибез дә. Һәрбер йортта машина, бер генә түгел, берничә. Руль артына утыручылар арасында тәҗрибәле йөртүчеләре дә, сатып алган таныклык белән йөрүчеләре дә бар.
Ярамаганын белә торып та тәртип бозучылар, җәмгыять кануннарына буйсынырга теләмәүчеләр дә күп. Алга киткән цивилизацияле илебезнең иң борчыган мәсьәләсе - эчкечелек. Юл фаҗигаларының да иң беренче сәбәбе - исерек хәлдә руль артына утыру. Шундыйлар үзләре имгәнә, һәлак була, бер гаепсезләрне харап итәләр. Күпме кешенең мең сорау белән баккан сагыш тулы күзләрен, кайгыдан сыгылып төшкән гәүдәсен күреп, тирә-юньдәгеләрнең җаны өзгәләнә. Фәридә апа Шакированың шигырь юллары бар:
Яңа буын таш йөрәкле бугай,
Битараф ул хискә, чын моңга...
Оныкларның күзе күктә түгел хәзер -
Сүрәт күрсәтүче яшнектә.
Торна авазларын алар абайламый,
Гүя адашканнар гарештә.

Бу шигырь юлларына күпме әти-әнинең, әби-бабайларның хәсрәте-борчуы, җан авазы салынган. Әниләрнең күңеле бала өчен өзгәләнгән заманда, балаларның күңеле акча белән машинада. Ә үзенең хәләл көчен чыгарып, тырышып-тырмашып алган машинасы булмагач, яшьләребез машиналы булуның нинди җаваплылык йөкләгәнен аңламый. Машинаны исерек хәлдә идарә иткән өчен каралган административ эшләрнең күплеге шундый фикер тудыра. 2012нче елның соңгы 3 аенда РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе буенча 16 кеше исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә быел гыйнвар аенда гына 17 кеше шундый җәзага тартылды. Араларында яшьләр, хәтта кызлар да булуы йөрәккә шом сала. 13 машина йөртүченең туган еллары - 1989-1993. Бу яшьтә үзең эшләп машина алуы мөмкин микән?! Үзләре тир түгеп тапмагач, «әти малы жәл түгел», дип, курыкмыйча руль артына исерек килеш утыра кебек ул яшьләр. Исерек машина йөртүче - ул я үзен, я бер гөнаһсыз кешеләрне харап итәргә чыккан куркыныч кеше бит.
Әле ярый шушы афәтне вакытында туктатырга тырышкан ЮХИДИ хезмәткәрләре бар. Гыйнвар аенда гына да Ф.Шәфигуллин, Г.Ганиев, В.Ибраһимов, Ф.Минһаҗев, Р.Шәймөхәмәтов тарафыннан исереп машина йөртүче 16 кешенең гомере саклап калынган. Әгәр алар туктатып, исерекне руль артыннан алмаса, белмим, ни белән бетәр иде икән азагы?! Исереп машина артына утырулар барысы да төнлә була. Димәк, әти-әниләргә төн җиткәч, балаларының кайда, нишләп йөрүләрен, гаражда машиналары бармы-юкмы икәнен тикшереп тору кирәк. Юкса, яшьләребезнең гомере тормышларының иң матур чорында шартлап өзелергә мөмкин ич. Яшьләребезгә адашырга, саташырга ирек бирмик, аларның язмышына битараф булудан туктыйк, зинһар. Хәзер газета укучы яшьләр аздыр дип беләм. Аракы эчеп, төн буе машинада чабучылары укымый да укымый инде. Шуңа күрә сезгә мөрәҗәгать итәм, өлкәннәр. Балаларыбызны саклыйк, таләпчәнрәк булыйк.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250