Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Әгәр чикне белмәсәң

Балтач районы прокуратурасы хокук саклау органнары белән берлектә коррупциягә каршы максатчан эш алып бара. Коррупциягә бәйле хокук бозуларны ачу һәм профилактик эшләр буенча хокук саклау, җирле үзидарә һәм коррупциягә каршы көрәшне контрольдә тотучы органнар арасында тыгыз элемтә хакимлек итә. Әлеге элемтә түгәрәк өстәлләр, җыелышлар формасында тормышка ашырыла.

2012нче елда прокуратура тарафыннан берничә төрле юнәлештә тикшерү үткәрелде. Тикшерү законнарга каршы килгән 64 очракны ачыклады. Ачыкланган хокук бозулар буенча сайланган органнарга - 2, җирле үзидарә органнарына өч күрсәтмә җибәрелде. Муниципаль берәмлек уставларына карата да 19 протест белдерелде.
2012нче елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коррупция белән бәйле җинаять эше ачылды. 4нче апрель көнне Кече Лызи җирле үзидарә җитәкчесенә карата ачылган җинаять эше каралды. Н.А.Петров 2010нчы елның августыннан 2011нең сентябренә кадәр үзенең вазыйфаи хокукларыннан оста файдаланып, ялган юл белән дәүләт бюджеты акчаларын үзләштерә. Югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында Кече Лызи җирле үзидарә башлыгы ярдәмче хуҗалык өчен ссуда алучы гражданнарга ялган мәгълүмат белән өч белешмә эшли. Тикшерү барышында А. Добромыслов, П.Гришкин, А.Миронов, Л.Петрова һәм В. Петров хуҗалыкларында савым сыерларының бөтенләй булмавы ачыклана. Н.А.Петров районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә ялган белешмә тапшырып, дәүләттән законсыз рәвештә 40 мең 745 сум акчалата ярдәм ала. Суд Петровны 2 ел да 6 ай ирегеннән мәхрүм итеп, әлеге җәзаны шартлы рәвештә ике ел дип билгеләде. Коррупция белән көрәш хокук саклау органнарына гына карамый, җәмгыять һәм дәүләтнең киләчәге өчен борчылган һәр граждан бу өлкәдә үзен җаваплы хис итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250