Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Халык притоннарга каршы

Газетабызның 8нче февраль санында Балтач шәһәр җирлеге утырышыннан бирелгән язмада Балтачта притоннар барлыгы һәм аларга каршы бергәләп көрәшергә кирәклеге турында да әйтелгән иде.

- Шулай хәбәр итү бик дөрес булган, безгә инде халыктан сигналлар килә башлады, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Равил Таҗетдинов. Һәм үз исеменә махсус адресланган бер хатны әйтте. Анда Балтачта Камил Якуб урамында яшәүче Рамил дигән ирнең кешеләр җыеп, эчеп, бәйрәм ясап ятуы бәян ителгән. Ибраһимов урамында да шундый бер йорт бар икән. Шулай ук ялгыз яшәүче Камил дигән ирдән кеше өзелми ди. Яхшы ният белән юньле кешеләр килсә бер сүз дә әйтмәс идең. Тегеннән-моннан юнәткән аракыларын эчәргә исерекләр, хәтта хатын-кызлар да күп йөри икән. Өйләрендә притон ясаучы хуҗаларга закон каршында җавап тотарга вакыт җиткәндер шәт дип борчыла автор. Балтачыбызда өйләрендә шулай кеше җыеп «бәйрәм» ясап ятучы кешеләргә карата битараф булмаган, нәфрәтле булган кешеләр күп. Кичләрен Балтач урамнарында тәртип саклау өчен һәр оешмадан ике кешелек дружина отрядлары оештырганда да шундый притоннарга каршы көрәш тә беренче планга куелды. Кешеләр үзләре дә, югарыда телгә алынган автор шикелле, күршеләрендә шундый йортлар барын хәбәр итсәләр, көн саен халык дружиначылары да йөреп торгач, мондый притоннар эшчәнлегенә һичшиксез киртә куелачак. Дежурлыкны Балтач җирле үзидарәсе хезмәткәрләре үзләре башлап җибәргәннәр иде. «Мелиоратор» җәмгыяте, «МДСУ-1», коммуналь хуҗалык һәм башка оешма вәкилләре дә урамнарда тәртип саклау өчен үз графикларында намус белән йөргәннәр. Алар ярдәме белән яшьләрнең үзара тукмашуы булмый калган, бер гаиләдә ир белән хатынны татулаштырганнар. Гомумән, дежурлыкның нәтиҗәсе бар. Бердәм булсак, Балтачыбызда тәртипсезлекләргә урын калмас.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250