Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хезмәт ветераны һәм пенсионерларга кагылышлы ташламалардагы үзгәрешләр

Социаль өлкәгә кагылышлы кайбер законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллинадан бу хакта аңлатып китүен сорадык.

- 2016 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән "Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында"гы 63нче номерлы Законына һәм Министрлар Кабинетының 2004 елның 17 декабрендә чыккан 542нче номерлы карарына үзгәрешләр кертеләчәк. Бу үзгәрешнең төп принцибы - халыкка социаль яклау чараларын адреслы һәм мохтаҗлык буенча билгеләү.

- Бу үзгәрешләр кемнәргә кагылачак һәм нинди тәртиптә булачак?
- Әлеге үзгәрешләр хезмәт ветераны буенча ташлама алучыларга һәм гади пенсионерларга кагылачак. Безнең районда ташламалардан 1406 хезмәт ветераны һәм 3685 гади пенсионер файдалана. Бүгенге көндә безнең хезмәт ветераннары 399 сум күләмендә юл акчасы, норматив буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50% субсидия һәм телефон түләвенең абонемент өлешенә 50% күләмендә ташлама ала иделәр.

Яңа үзгәрешләр 2015 елның 31 декабренә кадәр хезмәт ветераны булып ташламалар алган кешеләргә, телефон өчен булган льгота өлешенә генә кагылачак (түләү тарифы 180 сумнан чыгып исәпләнеләчәк). Ә инде 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераны исеменә ия булучыларның ташламалары керемнәрдән чыгып исәпләнеләчәк. Бу керемнәр электрон рәвештә район Пенсия фондыннан алына һәм шулардан чыгып ташламалар исәпләнелә. Әгәр дә кешенең кереме 20000 меңнән артып китсә, бу ташламалар билгеләнми. Ләкин кешенең үз гаризасы нигезендә, ул гади пенсионер буларак 280 сум күләмендә юл акчасына күчә ала. Әгәр дә керемнәр 20000 сумнан ким булса, юл акчасы һәм торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар үзгәрешсез кала, ләкин телефон хезмәтләре өчен булган ташламада үзгәреш була.

Башка бернинди дә ташламага ия булмаган гади пенсионерлар бүгенге көндә 399 сум күләмендә юл акчасы ала, ә 2016 елдан бу акча аларга керемнәрдән чыгып исәпләнеләчәк. Әгәр дә пенсионерның кереме 20 мең сумнан ким булса, юл акчасы гыйнвар аеннан 427 сум күләмендә булачак, 20 меңнән артып китсә, 280 сум күләмендә түләнәчәк. Пенсионерларның керемнәре турында мәгълүмат электрон рәвештә район Пенсия фондыннан алыначак.

- Керемнәр ничек исәпкә алыначак?
- Ташламалар билгеләгәндә, кешенең үзенең генә алдагы алты айлык керемнәре исәпкә алына. Бу мәгълүматлар алты айдан алты айга озайтылып, яңартылып торачак. Кешегә авырлык килмәсен өчен, бу исәпләүләр автомат рәвештә башкарыла. Социаль яклау бүлегенә килү кирәкми. Әгәр дә кеше пенсия фондыннан алынган керемнәр белән риза булмаса, үзенең керемнәре турында белешмә алып килә ала.

Декабрь аенда һәр ташламага ия булган кешегә счет-фактура җибәреләчәк. Анда льготага ия булган һәр кеше өчен тиешле мәгълүмат язылачак.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова.
Фото: http://leviy-bereg.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250