Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хокукларыңны бел!

2010нчы елның 14нче октябрендә кабул ителгән «Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зарар ясауны кисәтү чаралары турында»гы 71нче номерлы закон нигезендә, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең вәкаләтләре артты.

Әлеге закон нигезендә балигъ булмаган һәм 18 яше тулмаган балаларга тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, алкоголь продукциясе сатыла торган кафе, ресторан, барларда булу тыела! Моннан тыш балигъ булмаганнарга җәйге чорда (1нче июньнән 31нче августка кадәр) 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр әти-әниләреннән яки аларны алыштыручы өлкәннәрдән башка җәмәгать урыннарында, шул исәптән балалар һәм спорт мәйданчыкларында, сулыкларда һәм алар янәшәсендәге территорияләрдә, тимер юл вокзаллары янәшәсендә (әгәр ул пассажир ролендә булмаса) булырга ярамый. Әлеге законны үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Таләпләрне үтәмәгән очракта кисәтү ясала яки штраф салына. Гражданнарга (әти-әнигә) 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр штраф каралган, вазыйфаи затлар 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, юридик затлар 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штрафка тартыла. Ел дәвамында ике тапкыр теркәлгән очракта гражданнарга 2 мең сум күләмендә штраф, вазыйфаи затларга - 15 мең сум, юридик затларга - 50 мең сум күләмендә административ штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250