Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Игътибарлы булыгыз: юл йөрү кагыйдәләре үзгәрде!

Шушы көннәрдә Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Яңа кагыйдәләр машина йөртүчеләргә генә түгел, җәяүле һәм велосипедчыларга да кагыла. Үзгәрешләрне Министрлар Кабинеты кушуы буенча Россиянең Транспорт министрлыгы әзерләгән.

Яңа кагыйдәләр нигезендә юл хәрәкәтен оештыру өчен яңа юл билгеләре белән беррәттән техник чара һәм яңа тамгалар да кулланылачак. Әлеге үзгәрешләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
1. Диагональ җәяүле юллары.
Яңа кагыйдәләр нигезендә тиздән юлларда җәяүлеләр өчен диагональ юл чыгу урыннары барлыкка килергә тиеш. Билгеле булганча, әлеге төр җәяүле юллары зур мегаполисларда кулланыла. Алар җәяүлеләргә зур уңайлыклар тудыра. Иң мөһиме, светофорның яшел уты янганны көтү вакыты бермәбер кими, дип ышандыра документны әзерләүчеләр.
Фото: http://proboknet.livejournal.com/256261.html
2. Яңа юл билгеләре.
Тиздән юл буйларында паркингларга машинаны "елочка" кебек урнаштырырга рөхсәт итә торган махсус билгеләр барлыкка киләчәк. Моңа кадәр юл йөрү кагыйдәләрендә машина кую төрләрен күрсәтә торган билгеләр бар иде инде. Тик араларында "елочка" формасы турындагы тамга моңа кадәр булмаган.
Фото: http://soyuzbdd.ru/2015/02/
3. Паркингны күрсәтә торган махсус билге (разметка).
Билгеле булганча, моңа кадәр паркингтагы машина кую урыннарының һәрберсе аерым-аерым күрсәтелә иде. Яңа кагыйдәләр нигезендә исә машина кую зонасын аерым бер билге генә күрсәтеп торачак. Әлеге тамга ярдәмендә паркингның башын һәм азагын билгеләргә мөмкин булачак. Әле алай гына да түгел, түләүле паркингларда машиналарын түләүсез калдыра алучылар өчен урыннар аерылып торачак.
Фото: http://www.strod-servis.ru/products/projectparking/
4. "Куркынычсызлык утравы"
Әлеге "утраулар" махсус бордюр ташы яки горизонталь сызыклар ярдәмендә ясалачак. Кагыйдә буларак, ул юлның кара-каршы якларын аера. Бу урыннар җәүялеләр өчен туктау урыны буларак та файдаланылачак.
Фото: http://m.prokazan.ru/auto/view/71537
5. Велосипедчы юллары.
Бу - иң зур үзгәрешләрнең берседер, мөгаен. Яңа кагыйдәләр нигезендә велосипедчыларга юлның иҗтимагый транспорт өчен дип билгеләнгән өлешеннән йөрү рөхсәт ителәчәк. "Велосипедчылар өчен махсус полоса" дип атала торган махсус билге дә барлыкка килергә тиеш.
Фото: http://vadimstolar.com.ua/ru/page/8/
6. Яңа төр светофорлар.
Яңа юл йөрү кагыйдәләре нигезендә светофорларда кызыл төстәге махсус сигнал барлыкка киләчәк. Ул машина йөртүчеләргә әлеге юл чатында теге яки бу якка борылыш бармы-юкмы икәнлеге турында хәбәр итеп торачак. Әлеге үзгәреш юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итәргә ярдәм итәчәк, дип ассызыклый белгечләр.
Фото: http://www.artlebedev.ru/everything/svetoforus/1/
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, яңа кагыйдәләр 7 апрельдән гамәлгә кертелде, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Фото: http://autodrop.ru/avtoshkola/949-izmeneniya-v-pdd-v-2015-godu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250