Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике ил гражданины булучыларга

Башка ил гражданлыгына да ия булган Россия гражданнары 2016 елның 1 гыйнварына кадәр бу турыда Федераль миграция хезмәте территориаль пунктына хәбәр итәргә (белдерү хаты җибәрергә) тиешләр.

Бу шулай ук башка илдә яшәүгә рөхсәте (вид на жительство) яисә чит илдә даими яшәргә хокук бирүче башка төрле документы булган кешеләргә дә кагыла.
Белдерү хатын гражданин шәхсән үзе китерсә дә, почта аша җибәрсә дә була. Әгәр гражданинга 18 яшь тулмаган яисә ул юридик хокуксыз дип танылган икән, белдерү хәбәрен аның законлы вәкиле җибәрә. Хәбәр Федераль миграция хезмәтенең гражданин яшәгән, торган урынындагы территориаль пунктына җибәрелә.
2016 елның 1 гыйнварына кадәр моны эшләмәгән граҗданин 200 мең сум штрафка тартыла. Хәзерге вакытта әлеге штраф күләме 500-1000 сум, дип хәбәр итә Федераль Миграция хезмәте сайты.
Фото: http://www.rg.ru/2014/03/27/grazdanstvo-site.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250