Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ирен аздан гына теге дөньяга жибәрмәгән хатынга хөкем карары чыгардылар

Әлеге хәл Чаллы шәһәрендә булган һәм 39 яшьлек хатын-кыз судта гаебен тулысы белән таныган.

Чаллының 12 нче комплексында яшәүче әлеге хатын ире белән бәхәскә кергән. Уртак фикергә килә алмагач ир йокларга булган. Хатыны сөйләшүне ахырына җиткерәсе килеп, ире янына килә һәм тезе белән аның күкрәгенә сикерә, аннан соң пычак алып, иренең иңе тирәсенә ике тапкыр кадый. Ир котырган хатыныннан качмакчы була, әмма тегесе аңа тагын бер тапкыр пычак белән сугарга өлгерә.
Табиблар зыян күрүченең күкрәк читлеге имгәнүен, үпкәсенә, кулларының нервлары һәм мускулларына зарар килүен билгели. Суд хатын-кызга бирелгән яхшы характеристиканы һәм элек хөкем ителмәгәнлеген искә алып, 2 елга сынау срогы шарты белән аны 3 ел ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.
Фото: http://www.dddkursk.ru/lenta/2015/05/21/025574/
Чыганак: http://almet-rt.ru/tt/hbrl/item/9593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250