Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында» техник регламент

Таможня берлегенең техник регламенты буенча белешмә 2013 нче елның 9нчы октябрендә Таможня берлегенең техник регламенты һәм Евразия икътисади комиссиясе тарафыннан «Ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында» 1 нче майдан гамәлгә керәчәк карар кабул ителде. Техник регламент мал чалу һәм ит продуктларын җитештерү, саклау, күчерү, үтилләштерүне күздә тота. Техник регламентның кулланылмау...

Таможня берлегенең техник регламенты буенча белешмә
2013 нче елның 9нчы октябрендә Таможня берлегенең техник регламенты һәм Евразия икътисади комиссиясе тарафыннан «Ит һәм ит продукцияләренең куркынычсызлыгы турында» 1 нче майдан гамәлгә керәчәк карар кабул ителде. Техник регламент мал чалу һәм ит продуктларын җитештерү, саклау, күчерү, үтилләштерүне күздә тота.
Техник регламентның кулланылмау очраклары:
- мал чалу һәм ит продуктларын йорт шартларында һәм үз хуҗалыгыңда җитештерү, терлекчелек белән шөгыльләнү, шулай ук чалынган продукцияне җитештерү, саклау һәм үтильләштерү үз хуҗалыгында файдалану өчен, Таможня берлегенең территориясенә чыкмаганда;
- кош ите һәм азык продуктларын эшкәртү һәм шулай ук кошларны чалу нормативтан чыкмаганда;
- хайваннарны чалу бары дәүләт теркәве үткән аерым җитештерү объектларында башкарылырга тиеш. Терлекне ветеринар тикшерүе узып, чалырга яраклы дип тапмаса, чалырга җибәрелми.
Чалынганнан соң ит түшкәләре һәм башка продуктлары ветеринар-санитария экспертизасы узарга һәм кләймә сугылырга тиеш. Продукциягә ветеринар сертификаты та бирелә.
2014нче елның 1 маеннан чалынган продукциягә Декларация соралмый.
Чалу пунктларына ветеринар-санитария таләпләре:
1.Чалу пунктлары, торак пунктлардан, көтүлекләрдән, сулыклардан, җәмәгать урыннарыннан, балалар һәм дәвалау учреждениеләреннән 300 метр ераклыкта булырга тиеш.
2. Чалу пунктларын тәүлеклек җитештерү продуктларына карамастан 3 төргә бүләләр: I төр - 25 баш, II төр - 10 баш, III төр - 5-7 баш мөгезле эре терлек каралган (дуңгыз һәм мөгезле вак терлек чалган очракта баш саны икеләтә һәм өчләтә арта).
3. Чалу пункты территориясе киртәләнгән булырга тиеш.
4. Чалу территориясенә керү һәм чыгу урыннарына дезинфекцияләү барьерлары урнаштырыла.
5. Пункт җитәрлек дәрәҗәдә эчәргә яраклы су белән тәэмин ителә.
6. Ишегалдында чалу алдыннан хайванны бәйләп тоту, ветеринар тикшерүе уздыру өчен мәйданчык ясала.
7. Тиресне җыю өчен тыгыз герметик контейнерлар һәм биотермик зарарсызландыру урыны урнаштырыла.
8. Чалу пункты чистарту һәм дезинфекцияләү өчен сыекча приемниклары һәм печән кибәне белән тәэмин ителә.
9. Чалу пункты түбәндәге корылмалар белән тәэмин ителә: кабул итү урыны, үлчәүгә кертү, чалу цехы, май, эчәк, тире салдыру, калдыклар бүлегеннән, туңдыргычлы суыткыч һәм калган ярдәмчел бүлмәләрдән торырга тиеш
10. Проект килешүе нигезендә чалу пунктының эшкәртү бүлекләре бер корпуста урнаштырылган булырга тиеш. Ит түшкәләре вертикаль юнәлештә эшкәртелә һәм элеп куела.
11. Эшкәртү бүлмәләренең идәне тиз юыла һәм дымлы дезинфекция үткәрергә яраклы материалдан эшләнелергә, канализация системасына каратып авыш юнәлеш алган булуы шарт.
12. Чалу пунктларының бинасы яхшы яктыртылган, эшкәртү бинасының диварлары һәм түшәмнәре чокырларсыз һәм уемнарсыз булырга тиеш.
13. Техник җиһазлар һәм инвентарь суга һәм коррозиягә бирешмәүче, химик тотрыклы, саклана торган продукциягә зыянсыз материалдан эшләнсен.
14. Чалу цехында мәҗбүри ветеринар-санитария тикшерүе һәм баш, эчке әгъзалар, түшкә экспертизасы үткәрү урыны җиһазландырыла.
15. Чалу пункты суыткычына санитар ит продуктларын саклау өчен санитар тикшерү үткәрелергә тиеш.
2013нче елның 9 октябрендә Таможня берлегенең техник регламенты һәм Евразия икътисади комиссиясенең «Сөт һәм сөт продуктларының куркынычсызлыгы турында»гы карары 2014нче елның 1 нче маеннан гамәлгә керә.
Техник регламент сөт һәм сөт продукцияләрен Таможня территориясеннән читкә чыгару һәм файдалану максатыннан таратыла.
2014нче елның 1 маеннан предприятиеләргә эшкәртү өчен бирелә торган кайнатылмаган сөткә, кайнатылмаган майсызландырылган сөт һәм кайнатылмаган каймак өчен Декларация кирәк булмаячак.
Кайнатылмаган сөт, кайнатылмаган майсызландырылган сөт һәм кайнатылмаган каймак сатуга чыкканчы ветеринар-санитария экспертизасы үтәргә тиеш.
Һәр сатуга чыгучы продукциягә тикшерү узуы турында ветеринар сертификаты бирелә.
Сөт һәм сөт продуктлары базарында сатып алучы физик затлар продукциянең эшкәртелү вакыты һәм урыны, ветеринар-санитария куркынычсызлыгын кулланучыга җиткерү турында кисәтелгән булырга тиеш.
Сатучы кайнатылмаган сөтне сатканда ветеринар-санитария экспертизасы узуы турында документны күрсәтә, шулай ук аны кулланыр алдыннан кайнатырга кирәклеге турында кисәтә.
Кайнатылган сөт, кайнатылмаган майсызландырылган сөт, кайнатылмаган каймак эшкәртү предприятиеләренең дәүләт теркәве узган булуы шарт.
Фото: http://www.gosstandart.gov.by/ru-RU/ts.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250