Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кар чаңгысы гына димә

Соңгы елларда районда моторлы кар чаңгылары күп күренә башлады. Аларны еш кына торак пунктларда йөргәнен дә күрергә мөмкин. Рульдә күбрәк яшьләр була. Аларда бернинди правасыз, номерсыз да йөреп буламы әллә дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр редакциягә.

- Мондый чаңгыларда документсыз йөрү тыела, - диде дәүләт техника күзәтчелегенең («Ростехнадзор») район бүлеге җитәкчесе Рифгать Фәхретдинов.
- Таныклыгында «А» категориясе булган трактор, машина йөртүчеләр кар чаңгыларына да (автомобильләренә дип тә укы) утыра ала. Юк икән, укып таныклык алырга кирәк. Аннан машинаңны безнең бүлектә исәпкә бастыру мәҗбүри. Тиешле дәүләт номерын бирәбез. Техник карау үткәрәбез. Болар өчен нибары 2 мең сум түләргә туры киләчәк. Техник карау гына үткәрәсе булса - 300 сум.
- Хәзер сездә ничә данә кар техникасы исәптә тора?
- Нибары 8 берәмлек. Ә чынлап санасаң, алар Балтачта, Нормада гына да ике дистәләп булырга тиеш. Районның башка авыллардагысын да кушсаң, шактыйга җыела. Һәм аларда күбрәк моңа хокукы булмаган яшь малайлар йөри. Кар астында нәрсә булмаска мөмкин. Шуңа килеп төртелеп, мәңге төзәлмәслек аяныч хәлләр килеп чыкса. Әти-әниләренә, туганнарына күпме кайгы. Шуңа күрә улыңа мондый техника алып биргәнче, барысын да кат-кат уйларга кирәк. Йөртү хокукы таныклыгы булмаган, техник карау үткәрелмәгән кар автомобильләрендә йөрү катгый тыела.
- Ә йөргән очракта берәр төрле җәза бармы соң?
- Нәкъ юл йөреш кагыйдәләрендә күрсәтелгәнчә. «Ростехнадзор»да исәпкә алынмаган техника белән йөрсәң, 5000 сумга кадәр штраф салына, машинаң алып китеп ябыла. Техника йөртүгә хокукың булмаса штраф - 2500 сум. Икесе дә: кар автомобилеңдә дәүләт номеры, үзеңдә машина йөртүгә хокук таныклыгы юк икән 7500 сум штраф салыначак.
- Мондый төр техника да үзе бер проблемага әйләнеп бара икән.
- Әйе шул. Башка төбәкләрдә аның белән фаҗигаләр дә булды. Чөнки мондый чаңгыларга куәтле двигательләр куелган. Иң арзанлылары да 60-80 километрга кадәр тизлектә чаба. Тизлекне 120 километрдан арттыра алганнары да бар. Чын машина инде. Шуңа күрә республикада февральдә «Кар автомобиле» (Снегоход») айлыгы игълан ителде. Кар чаңгысы диеп кенә йөреп булмый димәк. Аңа да тәртип бар, закон бар.
Сөйләшүне Хәлил НӘКЫЙПОВ язып алды.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250