Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кая барганың билгеле

РФ хөкүмәтенең 10.09.2009 елгы 720нче номерлы карары буенча пассажир һәм йөк ташуда кулланылучы кайбер транспорт тахограф (шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара) белән тәэмин ителергә тиеш. Мондый техник чаралар урнаштыру тәртибе Рәсәй Транспорт министрлыгының 13.02.2013 елгы 36нчы номерлы приказында күрсәтелә. Тахографлар түбәндәге очракта куела: - максималь авырлыгы...

РФ хөкүмәтенең 10.09.2009 елгы 720нче номерлы карары буенча пассажир һәм йөк ташуда кулланылучы кайбер транспорт тахограф (шоферларның маршрутын, хезмәтен һәм ялын күзәтеп торучы техник чара) белән тәэмин ителергә тиеш. Мондый техник чаралар урнаштыру тәртибе Рәсәй Транспорт министрлыгының 13.02.2013 елгы 36нчы номерлы приказында күрсәтелә. Тахографлар түбәндәге очракта куела:
- максималь авырлыгы 5 тоннадан артмаган, шофердан тыш 5 урыны булган пассажир йөртүче транспортка (М2 категорияле);
- шофердан кала 8дән күпурынлы һәм максималь авырлыгы 5 тоннадан арткан пассажир транспортына (М3 категорияле);
- максималь авырлыгы 3,5 тонналы, ләкин йөк төягәч 12 тоннадан артмаган йөк ташучы транспортка (N2 категорияле);
- максималь авырлыгы 12 тоннадан арткан йөк транспортына (N3 категорияле).
Контрольлек итә торган шушындый техник чара куелмаган транспорт белән идарә итсәң, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан административ җәза күреләчәк: аерым гражданнарга 1000 сумнан 3000 сумга кадәр, җаваплы затларга 5000нән 10000 сумга кадәр штраф салына. Тахограф транспорт йөртүченең тиешле нормадан тайпылуын хәбәр итсә, 1000нән 3000 сумга кадәр штраф каралган.
ГЛОНАСС/GPS спутник навигациясе Рәсәй Транспорт министрлыгы приказы белән пассажир автобуслары һәм куркыныч йөк ташучы автомобильләргә куела. Системаның таләпләргә туры килүенә һәм файдалануга контрольне дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге тормышка ашыра. Ә ЮХИДИ инспекторлары тиеш булып та мондый система куелмаган транспортны ачыклый. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.5 маддәсенең 1нче өлеше буенча протокол төзеп, материалларны судка тапшыра. Суд моның буенча гражданнарга 300дән 500, җаваплы затларга 1000нән 2000, юридик затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин. Җаваплы затларга 3 елга кадәр квалификациясен бетерү дә каралган.
район ЮХИДИ бүлеге биргән мәгълүмат буенча Гөлзидә Газизуллина әзерләде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев