Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Казанда 3 яшьлек малайны урлаганнар

Казанда Эймон исемле 3 яшьлек малай урланган, дигән хәбәр кичә кич белән социаль челтәрдә барлыкка килде.

Баланы Chevrolet Cruze автомобилендә алып киткәннәр. Урланган моментта Эймон түбәндәге киемнәрдән була: йонлы капюшонлы зәңгәрсу куртка, соры чалбар, зәңгәрсу замша сапоги. Шапкасы һәм бияләе булмый.
Эймонның әнисенең якын дусты урлаучы ир-атның Малайзиядән булуын җиткергән. Документлар буенча ул малайның әтисе булып саналмый. Россиядә әлеге ир-ат эшлекле сәфәрдә һәм тиздән аның визасы бетә. Эймонның әнисе Ангелина әлеге очракның ничек килеп чыгуын сөйләгән: - Атнага бер тапкыр мин улымны әтисенең өенә алып килә идем. Бу юлы ул мине исереклектә гаепләп, полиция чакыртты. Миңа медицина тикшерүе үткәреп, эчкәнменме, юкмы икәнне тикшергән арада ул улымны урлап качты.
Малайның әнисе полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Баланы күрүчеләр булса, 8 927 447 70 68 телефоны буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Чыганак: kp.md

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250